Республикада экстремизмга каршы айлык башланды

19news14122011.200x200Татарстанда «Экстремизм — юк!» дип аталган айлык башланды. Ул милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту, экстремизмга һәм террорлыкка каршы чаралар күрү, иҗтимагый фикер булдыру максатыннан уздырыла.

Айлык планы Татарстан Президенты тарафыннан расланган.

Айлык кысаларында ТР МДН чарлар уздыра, аерым алганда республика мәчетләрендә Иделбуе татарлары мирасына һәм аларның гореф-гадәтләренә, җәмгыятьтә экстремизм килеп чыкмасын өчен башкарыла торган гәмәлләргә багышланган вәгазьләр сөйләнеләчәк, мөселман уку йортлары арасында «Экстремизм — юк! Спорт — әйе!» шигаре астында спартакиада үткәреләчәк, төрле дин вәкилләре катнашында велоузыш оештырыла.

Быел айлык Татарстанда 4 нче мәртәбә үткәрелә һәм ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.