Азнакайда мөхтәсиб сайлауларында мөфти Камил Самигуллин катнашты

325 нче мартта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Азнакай мөхтәсибәтендә булып китте. Шәһәр администрациясендә мөфти Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашты. Әлеге очрашуда имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин һәм көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты. Ике як райондагы дини вазгыять, җирле мөхтәсибәтнең эшчәнлеге, хакимият белән элемтәләр ныгыту һәм мөселманнарга кагылышлы башка мөһим мәсьәләләр хакында сөйләште.

Очрашу шәһәрнең үзәк мәчетендә имамнар катнашында дәвам итте. Мөфти бирегә җыелган авыл имамнарын Татарстан мөселманнарының чираттагы VII корылтаенда ышаныч белдергәннәре өчен олы рәхмәтләрен әйтте һәм дин әһелләре белән төрле дини мәсьәләләр хакында сөйләште.

Имамнарга үзенең нәсихәтләрен район башлыгы Марсель Шәйдуллин да җиткерде. Ул республикада тынычлык саклап, бергә килешеп һәм ата-бабаларыбызның традициләренә тугры калып эшләргә чакырды. Җыелыш кысаларында Азнакай мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибен сайлау да булды. Әлеге җаваплы вазыйфаны район имамнары янәдән Азат хәзрәт Талибуллинга ышандырып тапшырды.

http://dumrt.ru

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.