Мөселман лидерлары мәктәбе эшлекле узды

k35SYrlkeRE19-23 ноябрь Казанда «Мәхәллә 2.1″ мөселман яшьләре лидерлары мәктәбе узды.
«Мәхәллә 2.1″ проектын башкалада Татарстанның Диния нәзарәте, Русия ислам университеты һәм Казан федераль университетының Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге оештыра.
Мөселман лидерлары мәктәбенә дәүләткә һәм җәмгыятькә файда китерергә теләге булган актив яшь мөселманнар җыелды.
Әлеге мәктәптә яшьләр танылган шәхесләр белән очрашып аларга үз сорауларын бирә алдылар, төрле заманча тренинглар һәм мастер-класслар үттеләр, Казан шәһәренең актив эш алып барган мәчетләре һәм үзәкләре эшчәнлеге белән таныштылар.
Азнакай мөхтәсибәтеннән әлеге мәктәптә безнең якташларыбыз Наилә Шәрәфетдинова, Алсу Газизова, Диләрә Шакирова һәм Әминә Музагитова катнаштылар. Мәктәпнең ябылу тантанасында алар үз проектларын яклап, Азнакай мөхтәсибәтендә алып барылган эшчәнлек турында сөйләделәр, киләчәккә планнар билгеләделәр.
«Әлеге чара безнең барыбызга да бар яклап файдалы булды, үзебез өчен күп мәглүмат алдык, кызыклы шәхесләр белән таныштык, — дип шатлыгы белән уртаклашты Алсу Газизова, — Рәсәйнең башка төбәкләрендә яшәүче һәм эшләүче мөселман яшьләре тәҗрибәсен өйрәндек, үзебезнең Азнакай данын да якладык».
Кызлар киләчәккә зур планнар белән кайтканнар, шуларның берсе — шәһәребездә зурлап Мәүлид кичәсен үткәрү.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.