Намаз вакытлары хакында

А мечетьМай башыннан ( 5 майдан) алып, август ае башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый. Шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды. Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмам һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде. Намаз вакытларына кагылышлы сораулар буенча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт БИКБАЕВ белән киңәшергә мөмкин. Равил хәзрәтнең телефоны: 89297288860.

http://dumrt.ru/

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.