Октябрь Бүләк мәчетенә бер ел

Октябрь Бүләк авылы Соңгы елларда Азнакайда татар авылларында күпләп мәчетләр ачыла, искеләре төзекләндерелә. Халкыбызга дини йолаларны башкару өчен, көнгә биш вакыт намаз һәм Җомга намазлары уку өчен бу бик яхшы мөмкинлек. Өстәвенә кайбер авылларда өлкәннәр һәм балалар өчен дин гыйлемен өйрәтү буенча да эшләр алып барыла.
Бу атнада Азнакай районының Октябрь Бүләк авылында мәчет ачылуга бер ел тулу уңаеннан авыл халкы мәчеткә җыелды. Тантаналы очрашуда мөселманнар алдында  җирле үзидәрә башлыгы Артур Ногманов һәм хуҗалык җитәкчесе Наил Мотыйгуллин чыгыш ясадылар. Шулай ук мәҗелестә Карамалы авылы имамы Мөгавия хәзрәт, Октябрь Бүләк авылы имамы Заһир хәзрәт һәм район мөхтәсибе Азат хәзрәт тә катнашты. Коръән аятләре укып, вәгазь сөйләнгәч, кунакларны мул табын артында хөрмәтләделәр.
Шушындй күркәм мәҗелесләр үткәрелгәндә, мәчетләргә халык күпләп йөргәндә, халыкка Ислам дине кыйммәтләре аңлатылганда халыкыбызның һәм авылларыбызның киләчәге бар бит, дигән өмет туа күңелләрдә.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.