«Пәйгамбәргә хат» конкурсы, Мотигуллина Зәлия

мухаммедӘгузүү билләһи минәш-шайтаниир рәҗиим.
Бисмилләхир-рахмәниир рәҗиим.
Хатымы Мөхәммәд саллалаһу гәләйһи вәссәләмгә багышлыйм. Гафу итегез, мин матур, җылы сүзләр дә табып яза алмам, бәлкем, чөнки алар чиксез һәм әйтеп бетергесез. Сезнең турында азме-күпме мәгълүмат тупладым. Хәзер инде мин беләм: идеал буларак кеше сезне күз алдыма китерәм. Әмма ничек кенә тырышсам да, сезнең тырнак очында да тормыйм. Сез һәр эштә камил булгансыз, шуны белеп, мин сокланам! Кешедә яки үземдә проблемалар килеп чыккач, беренче булып уема килә: бу очракта пәйгамбәрем ничек хәл итер иде микән? Шуны белергә миңа китаплардан, хәзрәт сүзләреннән алынгын гыйлем ярдәм итә. Кешеләр миңа каршы килсә, алар белән дустанә һәм йомшак мөнәсәбәттә булырга, явызлыкка явызлык белән җавап бирмәскә, тупас һәм ихтирамсыз бер сүз дә кулланмаска, иң мөһиме – сабырлык белән һәр эшне эшләргә тырышам.
Ләкин бу яхшы, саваплы гамәлләр дә авыр камилләштерелә. Һәм ышанып калам: һәрвакыт тугры юл белән барсам, морадыма ирешермен.
И, пәйгамбәр, сез дә элек иң авыр чорга эләккән идегез, хэзер дэ шул авыр чор килеп төште. Юк, хәзер дөньяда яшәү бик рәхәт һәм җиңел: без төрле җирдән да мәгълүмат таба алабыз, компьютерлар, телефоннар, һәм кешегә уңайлы күп-күп технологиялар уйланып чыгарылды. Әлһәмдүлиллях.
Хәзер кешеләр үз уйлары белән уйламыйлар, кызганыч. Алар һәрвакыт кеше фикеренә ияреп, тегеләргә-боларга охшарга теләүләре сәбәпле, модага ияреп китәләр. Телевизорларга ышанлар, интернетта язган мәкаләләргә ышаналар.
Бәләкәй чактан сөйләгән әби-бабай иманлы сүзләрен йөрәкнең иң тирән урынында калдырып, кеше сузенә ияреп имансызларга әйләнеп баралар…
Малайлар, кызлар шәрә килеш йөрсә, аларга бу бер гадәти эш дип кабул ителә, ә капланып йөрсәк, кешеләр безгә сәер карыйлар. Без, мөселманнар, яхшы гамәлләр белән изге ниятле юл тотабыз. Беләсеңме, бөек пәйгамбәрем, бернәрсәгә дә карамыйча синең үтәгәннәреңне үтәп, Аллаһ Тәгалә кушканча яшәп булса иде, ИншәАллаһ. Синең кебек, кеше сүзенә карамыйча, бөтен авырлыкларны Аллаһ ярдэме белән үтеп, җәннәт бакчаларның бер өлешенә генә булса да ирешсәк иде.
Бу дөньяда Аллаһ ризалыгы өчен эшләнгән изге уй-гамәлләребезне ул кабул итсә иде.
Мин хәлемнән килгәнен барысын да әшләячәкмен, кешеләр өчен ихластан дога итәчәкмен, ИншәАллаһ, кабул булыр дип ышанып калам.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.