«Пәйгамбәргә хат» конкурсы, Равил Давлетов

znachek__1__0الحمد لله رب العالمين و الصلوة
والسلام على خير خلقه محمد و آله و صحبه أجمعين.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин, вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә хайри халькыйһии мүхәммәдин вә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйиин
Барча галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән, безгә, Аллаһы Тәгаләнең сүзләре булган Коръән Кәримнең бер аятендә, хәрефендә төшереп калдырмыйча җиткерүче, нәрсә ул хәрам, нәрсә ул хәләл һәм нәрсә ул җәннәт, нәрсә ул җәһәннәм икәнен аңлатып биреп, үзеңнең хәдисләрең белән туры юлга-азагы җәннәт белән бетүче юлга чакырып, начар юлдан –азагы җәхәннәм белән бетүче юлдан кисәтеп торучы, пәйгамбәрләргә дә пәйгамбәр булып килүче, пәйгамбәрләрнең мөһере булган сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһ вә сәллам, изге Мәүлед көннәрендә бер үзеңә ихластан хат язарга булдым.
Әй! Кешелек сыйфатларың белән иң югары дәрәҗәдә безгә кадәр яшәп күрсәткән юл күрсәтүче юлбашчыбыз Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһ вә сәллам! Син күрсәткән юлга ныграк кергән, үткәнеңне, сөннәтеңне һәм дә хәдисләреңне өйрәнгән саен сиңа карата мәхәббәтем ныграк арта. Дөньяда бүгенге көндә дә иң еш искә алынучы, тиңе булмаган, безнең күңелләрдә мәңге яшәүче Күңелләр Солтаны син. Рәсүлем, галәмдә һәр тарафтан мөселманлык бөркелә. Әлһәмдүлилләһ, калаларда, авылларда һәрдаим Аллаһ йортлары-мәчетләр салына, бер Татарстанда гына 1400 мәчет исәпләнелә, районыбызда мәчет исәпләнелә, алардан көненә биш мәртәбә «Әшһәдү әллә иләһә иллә Аллаһ вә әшһәдү әннә Мөхәммәдүр Расүлүллаһ!» дип, бер үзеңә таныклык китерү сүзләре белән азан әйтәбез, һәр намаз саен башларыбызны сәҗдәгә иябез һәм күтәреп бер үзеңә салаватлар әйтәбез. Мәчетләребез матур, якты, җылы. Көннәрнең өстене булган җомга көннәрендә, җомга намазларына килгән кардәшләремне күрсәң иде син Мөхәммәдүр Расүлүллаһ. Бигрәктә яшь буынның дөнья авырулары, норкомания, эчкечелек һәм явызлык үзенә чакырып торган заманда, барсына да кул селтәп, авырлыкларга бирешмичә бер үзең күрсәткән юлга, яктылыкка, һидәяткә тартылуларын, саф-саф булып җәмәгать намазларын укуларын.
Рамазан айларында барча мөселман халкы Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешер өчен кызу җәй көннәрендә ураза тота (көн озынлыгы 19 сәг). Пәйгамбәрем, син ифтарны бары бер йотым су һәм финик җимеше белән алгансың. Әлһәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә безне олуг, без санапта бетерә алмаслык нигъмәтләр белән бүләкләде. Ифтарларыбыз зур табыннарда, мәчетләребездә, ашхәнәләрдә үтә. Корбан бәйрәмнәрендә дә мөмкинлеге булган һәр кем корбан чалып савапка ирешергә тели. Гает көннәрендә намазга килгән халык мәчет эчләренә генә сыешып бетми.Илебездә Ураза һәм Корбан гаете көннәре ял көннәре. Ил, шәһәр башлыкларының бу көннәрдә халыкны котлавы, гаеткә җәмәгать намазларына килүе нур өстенә, нур өсти. Һәр ел саен ике млн кеше хаҗ гыйбәдәте башкара. Хаҗиларыбыз арасында хәзрәтләребез һәм имамнарыбыз булу биктә куаныч. Иң зур сөенгәне гомрә һәм фарыз хаҗларны ил башлыгыбыз Рөстәм Нургали улының ихлас башкаруы. Алай гына да түгел, гайләсе исеменнән Аллаһ Китабын бастырып имамнарга бүләк итүе (Аллаһы Тәгалә үзе зурласа иде).Бар идеме моңа кадәр берәр ил башының, патшаларның шундый саваплы гамәлләр башкарганы Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһ вә сәллам! Үзеңнең хәдисеңдә «Гыйлемне-бишектән алып ләхеткә кадәр алыгыз» дисең. Мәчетләребез каршысында мәдрәсәләр эшләп килә, анда белем бирүче хәзрәт –абыстайлар, остазлар ихластан динебезне тарату өстендә тырышалар. Илебездә дини гәҗит-журналлар һәм дини китаплар чыгып халыкка таратылып тора. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә ил башлыклары, сәхәбәләребез аяк баскан изге Болгар җирендә Ислам акадамиясе булдырачаклар, динебезне таратуда тагында гыйлемлерәк кадрлар әзерләнер. Ундүрт гасыр элек бер үзеңә генә иңгән Аллаһ китабының серләре, гыйлеме искерми, киресенчә кыямәт көненә кадәр көннән-көн яңара бара. Динебез күп гасыр элек ,сарыклар көтүче, укый да-язада белмәгән бер Сиңа иңгән булса , бүген җир шарында ике милл тан артык мөселман гомер итә .Иншаллаһ! Алдагы көннәрдә Аллаһ дине бөтен калебләргә дә үтеп керәчәк, һәм пәйгамбәрем син һәркемнең сөеклесенә әйләнерсең, чөнки Аллаһы Тәгалә бу хакта үзе “Иннәддинә гиндәллааһил исләәм” диде, ягъни “Хак дин Аллаһ дине Исламдыр” диде.
Сөекле пәйгамбәрем, үзеңнең бер хәдисеңдә “Мин күркәм әхлакны камилләштерер өчен җибәрелдем» дидең. Син игелекле, итагатьле, шәфкатле, миһербанлы, сабыр, киң күңелле, юмарт, ышанычлы, һәм тыйнаксың. Бу сыйфатларыңны без, мөмин- мөселманнар үз гамәлләребездә булдырып үзебездән соң килгән яшь буыннарны да тәрбиялибез. Гайшә анабыз «Аның холкы Коръән иде» диде һәм дөнья, ахирәт бәхетенә ирешер өчен Аллаһы Тәгалә Коръәндә кушканча яшәп кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып яшәү безнең зур максатыбыз.
Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһ вә сәллам! Бүген арабызда иманның тәмен татучылар күп дип әйтсәк тә, кешеләрнең күбесе дөнья мәшәкатенә баткан. Алар Аллаһы Тәгалә бар дип әйтсәләрдә, иман аларның телләреннән ерак китми.Үзләренә туры юл таба алмыйча гомерләрен адашуда үткәрәләр, харамны хәләлдән аера алмыйлар. Ул бәндәләремне күргәч һәм җир шарының төрле почмакларында булып торган бәла-казалар турында ишеткәч , ахырзаман якынлашты микәнни дигән уйлар башка килә. Ирексездән күңелемә бер мең дүрт йөз ел элек әйтелгән сүзләреңне искә төшерәм, кыямәт көне якынлашу билгеләренең берсе-“Җир йөзендә харам таралыр, ул төрле сүрәткә кереп кешеләрне кызыктырып торыр”- дигәнсең. Бүген дә харам төрле матур сүрәткә кереп әдәм баласын кызыктырып тора. Шул сәбәпле күпме кешеләр Аллаһы Тәгалә биргән гомерләрен үзләре вакытсыз өзәләр,гайләләр тарала. Балалар ятим калалар. “Сәүдә җәелер.Сәүдә табышлары миллионнар, триллионнар белән хисапланыр” дигәнсең. Шул көн килде, күп халык сәүдә белән эш итә. Шуннан ялган табыш алып көн күрә. Хәзерге көннәрдә кыямәт көненең тагын ике билгесе: 1) “Бер үк вакытта киенгән дә, киенмәгән дә хатын-кызларның, биек үкчәләрдә дөяләр кебек чайкалып урамнарда күпләп йөрүе».Урамда, тирә-юнеңә күз салсаң нәк шушындый сүрәттәге хатын-кызлар. 2) «Зиначылар юл чатында торырлар һәм шунда зина кылырлар» дидең. Зина нинди зур гөнах икәнен аңламыйча, шуның белән горурланып, мактанышып хәтта акчага әйләндереп җир йозенә бозыклык тараталар. Кыямәт көне алдыннан сугышлар күп булыр дидең, хәвеф-хәтер, сугыш җир шарына таралды. Бу вакыйгаларның күбесендә «Ислам дәүләте» дигән исем астында динебезне пычратучы «Иблисләр дүләте».
Күпләребездә бу хәдисләрне укыганда моннан 1500 ел элек бу көннәр килүен пәйгамбәребез каян белде икән дигән сорау туа. Әмма без беләбез, Син бер генә сүзне дә үзең уйлап чыгармадың, үзеңнән өстәмәдең, барысында гәламнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгалә хәбәр иткәнен. Ничә еллар ялганчылар кешелеккә кыямәт көнен җиткезде. Ләкин җир йөзендә , Коръән укылганда, Аллаһы Тәгаләгә гыйбәдәт кылынганда, кыямәт көне җитмиячәк икәнен хәдисләрең аркылы беләбез.
Сөекле пәйгамбәрем, Мәүлед көннәре якынлашкан саен синең үткәнеңне, динебезне таратудагы тырышлыгыңны, авырлыкларны уйлап күңелнең иң нечкә кыллары дулкынланып күзләргә яшьләр килә. Аллаһы Тәгалә “Аллаһ үзе вә фәрештәләре пәйгамбәргә салават әйтәләр, ий мөэминнәр сез дә пәйгамбәргә салават әйтегез” диде.Без дә бер үзеңә салават әйтәбез. Йә Раббым калган гомерләребездә һәр даим “Лә иләһә иллаллааһ Мөхәммәдү расүллүллаһ” дип әйтергә хәтеребезгә төшереп торсаң иде .Соңгы сулышларыбызда да , “Лә иләһә иллаллааһ Мөхәммәдү расүллүллаһ” дип әйтергә тел ачкычлары бирсәң иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһ вә сәллам , кыямәт көнендә “Өммәтем”, “Өммәтем”, “Өммәтем” дип безне үз яныңа чакырып шәфәгатеңне насыйп итсәң иде.

Татшуган авылы имам хатыйбы Равил хәзрәт Дәүләт.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.