“РАМАЗАН – ИЗГЕ ГАМӘЛЛӘР АЕ” АКЦИЯСЕНЕҢ ЧИРАТТАГЫ ЧАРАСЫ АЗНАКАЙДА ҮТКӘРЕЛДЕ

DSC03340ТР МДН оештырган “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе дәвам итә. Акция чаралары нәзарәтнең яшьләр бүлеге тарафыннан Казан шәһәрендә генә түгел, республикабыз районнарында да үткәрелә. 9 июльдә Азнакай мөхтәсибәте яшьләре белән берлектә “Рамазан – изге гамәлләр ае” дип исемләнгән “Проектлар конкурсы” уздырылды. Конкурс Рамазан ае башында игълан ителгән иде. Чараның үзенчәлеге шунда – яшь гаиләләр үзләренең Рамазан аен ничек уздырулары турында сөйләп кенә калмыйча, бала тәрбияләү турында да бәян иттеләр.

Бәйгене имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин ачып җибәрде. Хөкемдарлар тарафыннан барлыгы 12 эш каралды. Эшләр арасында төрле паннолар, махсус сәхифәләр, бер цикл тәшкил иткән эшләр, презентацияләр, хәтта тәгамнәр дә бар иде. Аларның барысы да балалар катнашында әзерләнгән, үз эченә тирән мәгънә алган. Ислам дине, Рамазан ае, Кадер киче, Коръән, изге гамәлләр кылу, Аллаһның рәхмәтенең чиксезлеге турында балалар үзләре сөйләп бирде.

Конкурста җиңүчеләргә төрле номинацияләрдә дипломнар, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан катнашучы балалар чәй өстәленә җыелды.

http://dumrt.ru

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.