Сораштыру: Рамазан ае ничек үтте

date-ramadan-debut-ramadan-min

Көтеп алган Рамазан ае да артта калды һәм ул шатлык белән тулган көннәрне искә алып, хозурланасы гына хәзер. Мин бу айны “тылсымлы ай” дип йөртәм, чөнки Рамазанада төрледән-төрле могҗизалар булып кына тора. Хыялда гына йөрткән әйберләр, шул ук мизгелдә чынга аша. Без моңа инде гаҗәпләнмибез дә, чөнки Рамазан ае – барлык айларның да таҗы һәм солтаны.
Һәрбер мөслимә дә бу айны сөенеп каршы ала һәм файдаланырга ашыга. Шәхсән үзем өчен, һәрбер Рамазан ае да якын һәм үзенчәлекле үтә. Бу елның Рамазан ае нәрсә белән хәтердә калды, нинди үзгәрешләр алып килде дигән сораулар белән мин, дусларымнан сорадым һәм менә нинди җаваплар алдым.


- Мин быел уразаны беренче мәртәбә генә тотам. Миңа бик ошады. Тагын шунысы гаҗәп тоелды: акча янчыгында ай буена акчам бер дә кимемәде.
- Минем өчен бу ураза бик эшлекле үтте, бар җирдә дә җитештем, тик утырырга вакыт та булмады. Өстәвенә минем күптәнге хыялым чынга ашты.
- Рамазан аен бик көтеп аласың бит инде, бу айда мәрхәмәтлелек, кардәшлек сыйфатлары аеруча күренә. Кешеләрнең йөзләрендә нур һәм яктылык чагыла.
- “Гаҗәп хәл булды минем белән,- диде тагын бер мөслимә,- яратып утыра торган Вконтакте сайтының кирәге калмады! Ансыз да бик күңелле яшәп була икән бит.”
Шулкадәр көтеп алынган аебыз да үтеп китте. Быелгы уразаны озату белән үк, киләсе елның Рамазанын да көтә башладык.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: барлык сораштыручыларның да уртак ягы бар – күзләрендә яктылык, сөенеч һәм олы бәйрәм, Рамазан аена гына хас рәхәтлек тойгысы.
Автор: Газизова Алсу, мөгаллимә.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.