Салават Ситдиков белән очрашу

Салават Ситдиков8 нче августта Ак мәчеткә, безнең тагын бер якташыбыз, Нижневартовск шәһәре мәчетенең имамы Салават хәзрәт Ситдиков килде. Салават хәзрәт 1990-1991 елларда Уфа мәдрәсәсендә белем ала (хәзер  Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Россия Ислам Унаверситеты).
Аннары Азнакайга кайтып, 1991-1994 елларда мәдрәсәбез шәкертләренә дини гыйлем бирә һәм Коръән уку кагыйдәләрен, гарәп язуын өйрәтә.
Җомга намазын укып, догалар кылгач Салават Ситдиков Азат хәзрәт белән әңгәмә кордылар: Азнакай һәм Нижневартовск мөселманнары тормышынды булган яңалыклар белән уртаклашкач, сүз мәчетне төзү тарихы турында барды. “Без Азнакайга 1991 елны кайттык, бу вакытта мәчетнең нигезе инде салынган, беренче каты төзелә башлаган иде,- диде Салават хәзрәт, — мәдрәсәне тәмамлап кайтканнан соң, без әтием — Имамгали хәзрәт Ситдиков белән мәчеттә төрле яшьтәге кешеләрне һәм балаларны Намазга һәм Коръән укырга өйрәтә башладык. Бик күңелле иде ул чаклар”.
Азат хәзрәт тә истәлекләре белән уртаклашты: “Салават хәзрәт мине гарәп хәрефләрен танырга өйрәткән беренче укытучым ул. Беренче намазларны да аның белән укыдык”.
Ул вакытта әле малайлар гына булган, бу яшь хәзрзтләрнең сүзләре буенча, Ак мәчеттә беренче таравих намазы 1993 елда укыла, ул елларда әле мәчетнең стенасы кызыл кирпеч, штукатурланмаган була, бетон идәннәр өстенә коверлар җәеп Имамгали хәзрәт белән, беренче катта таравих намазын укыйлар. Соңрак мәчетнең эчке эшләре ясала, манара күтәрелә. Менә шулай Ак мәчетебездә намаз укулар башланып китә.

Әлеге һәм башка истәлекләр турында сүз алышып, киләчәккә планнар куеп әңгәмәгә нәтиҗә ясалды.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.