Сәпәй мәчетенең тарихы һәм бүгенге тормышы

Фото мәчетАвыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент Солтанов Мирфаяз Мирхаҗиян улы эзләнүләре һәм тикшерүе буенча

Элеккеге заманнарда балаларны тәрбияләү, яшь буынга беренче гореф-гадәтләр һәм ислам диненең нигезләре турындагы мәгълүматләрне бирү мәдрәсә һәм мәктәпләргә йөкләнгән булган. Мөселман җирләрендә белем бирү йортлары ике төрле аталган: берсе “мәдрәсә”, ә икенчесе “мәктәп”.
Мәктәп мәчет тарафыннан оештырылган һәм анда 7 яшьтән 13 яшькә кадәр балаларны укытканнар. Уку 3-5 ел дәвам иткән. Мәктәптә дәресләр кыр эшләре беткәч 1 октябрьдан башланган һәм 1 апрельгә кадәр дәвам иткән. Уку 29 гарәп хәрефен өйрәнүдән башланган. Соңрак гарәп телендә дини китаплар да укый башлаганнар. Мәктәп башлангыч уку йортында күбрәк гади халык балалары укыган. Күпчелек авыл баласының белем алуы мәктәпне тәмамлау белән төгәлләнгән. Мәктәптә укып чыккан балалар укый-яза, бераз саный һәм, иң мөһиме, намаз укый белергә тиеш булганнар. Башлангыч белем бирүнең тагын бер әһәмияте – яшь буынны дини-әхлаки тәрбияләү булган. Мәктәптә дә, мәдрәсәдә дә ислам дине кануннары кушканча кызлар һәм малайлар аерым укыганнар. Кызларны мөгаллимә — абыстай, малайларны мөгаллим, ә кайвакыт мулла үзе укыткан. Тәртип бик каты, хәтта укытучының укучы балага тал чыбыгы белән дә сыптырырга хокукы булган.
Мәдрәсәдә мәктәпне тәмамлаган олырак балалар укыганнар. Аларны инде “шәкертләр” дип йөрткәннәр. Мәдрәсәне шулай ук мәчет оештырган. Шәкертләр аерым бинада укыганнар. Мәдрәсәдә укучыларның күбесе мулла, бай крестьян һәм сәүдәгәр балалары булган. Мәдрәсәнең уку программасы катлаулырак була. Шәкертләр “Мөхаммәдия”, “Ахыр заман китабы”, “Кысса и Йусуф” һәм башка китаплар укыганнар. Ә шәһәр мәдрәсәләрендә һәм абруйлы мәдрәсәләрдә хәтта философия (хикмәт), логика (мантыйк), мусульманское право (фикъһ) һәм башка фәннәр дә укытканнар. Безнең төбәктә мондый абруйлы, дан казанган һәм гыйльми үзәккә әйләнгән зур мәдрәсәләр Түбән Чыршылыда, Бәйрәкәдә (“Гыйбадия” һәм “Гарәбия” мәдрәсәләре 600 шәкерт), Тымытыкта (400 шәкерт) һәм башка урыннарда булганнар. Мәдрәсәдә уку ул һичшиксез галим булу дигән сүз түгел. Күп шәкерт Коръәнне тулысынча ятлап, ислам кануннарын өйрәнгәч үк берәр авылга мулла – хәзрәт булып эшкә урнаша алганнар. Шул ук вакытта бик сәләтле шәкертләр укуларын дәвам итеп башка уку йортларында хәтта башка мөселман илләрендә укып галим дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр. 1896 елда Бөгелмә өязенең 68 мулласы рус телен белмәгән [Гибадуллина, Хайруллин, 2011. 87 бит]. Шуңа күрә кайбер мәдрәсәләрдә рус теле укыта башлыйлар. Ләкин күп кенә шәкертләрнең әти-әниләре моңа каршы була. Ә менә алдынгырак ата-аналар балаларын шул гыйльми үзәккә әйләнгән данлы мәдрәсәләргә бирергә тырышканнар.
Әйтергә кирәк, мәчет ул намаз укый торган һәм белем бирү урыны гына түгел, ә халыкның бер-берсе белән аралашу урыны да булган. Элеккеге вакытта авылның күп мәсьәләләре мәчеттә хәл ителгән. Мәчеттә халыкны яңа кануннар, хөкүмәтнең һәм урындагы түрәләрнең күрсәтмәләре белән таныштырганнар. Кыскача, бүгенгечә әйтсәң, авылның мәчете информация үзәге дә булган.
1830 елдан башлап мәчетнең муллалары һәм имамнары метрическая кенәгәләрне алып барырга тиеш булалар. Ул “метрикәләрдә” өйләнүчеләрне, туган балаларны, вафат булган кешеләрне теркәп барганнар.
Сәпәй авылында 1889 елда 2 мәчет (ике мәхәллә) [Список населенных мест Самарской губернии, 1890. С.59] һәм 2 мәдрәсә булган. Мәдрәсәнең берсе авыл уртасындагы аерым бинада, указлы мулла Мөстәкыймов Мөхәммәтшакир йорты белән (элеккеге авыл Советы бинасы. Хәзер ул урында клуб) кибетләр арасында, хәзерге кибеттән сул якта булган. Икенче мәдрәсә Себер урамындагы юл чатындагы мәчеттә эшләгән. 1931 елда манарасын кисеп төшергәч ул мәчет бинасы күп еллар клуб булып хезмәт итте. Бу мәчет 1911 елда салынган (Национальный Архив РТ, Сәпәй авылының 1862-1915 еллардагы метрика кнәгәсе).
Архив документларында күренгәнчә, Сәпәй авылында 1696 елда ук мәчет булган (Государственный архив Самарской области ф.1,оп.10, д.354, лл.49 об. — 50,51об. — 53,54об. — 55, 56об. — 57). Касыймов Миргасим ага, үзенең Сәпәй тарихына багышланган хезмәтендә: Сәпәйдә мәдрәсә Мөхәммәтдәмин хәзрәт заманында 1850-60 елларда ачылган һәм анда читтән килеп укучылар да булган дип яза. Беренче мәдрәсәнең укытучысы булып Вәлиулла Галиев эшләгән. 1914 елга кадәр Типтәр ягында кызлар мәдрәсәсе дә эшли дип яза [Касыймов, 2009. 37 бит]. Бу Сәпәй авылының икенче мәхәлләсе, яки Себер ягы мәхәлләсе булган.
Авылның беренче мәхәлләсе Казан ягы халкын берләштергән. Бу мәхәлләнең мәчете авыл уртасында “Кызыл Байрак” колхозының элеккеге идарәсе урынында булган.
1914 елның җәе башында авыл уртасында урнашкан Гыйлфанов Зәки дигән кешенең өеннән янгын чыгып ярты Сәпәй авылы янып бетә. Менә шул вакытта бу мәчет тә янган булса кирәк. Ни өчен дигәндә, яңа мәчет (элеккеге Сәпәй мәктәбе) шушы афәттән соң 1914 елда төзелгән.
Шул ук вакытта бик аңлап та бетереп булмый: иске мәчет 1914 елның май аенда яна, ә яңа мәчет шушы ук елда эшли башлый. Яңа мәчет берничә айда төзелгән булып чыга. Бернинди техникасыз, бөтен эш кул һәм ат көче белән эшләнә. Моннан тыш, 1914 елда Сәпәйдән 100 дән артык ир-ат беренче Бөтендөнья сугышына киткәнен дә искә алсак, мәчетне ничек тиз арада салуга аптырарга урын бар. Ә бәлки янган мәчет бик иске булгандыр? Бәлки авылда бу вакытта яңа мәчет инде төзелеп бетү хәлендә булгандыр? Ничек кенә булмасын, 1914 елда авыл уртасында яңа мәчет эшли башлый.
1920 елларда бу мәчеттә 3 класслы мәктәп ачыла. Мәчетнең манарасын шушы елларда кисеп аударалар. Мәчет каршысында яшәүче Рәис һәм Ирек абый Сәлимгәрәевләрнең хәтерендә әтиләренең сөйләве калган. Әхмәтгали абзый (1906 елда туган): “Мәчетнең манарасын кискәндә, ауган манара безнең ихатага кадәр килеп җитте” дигән.
Янган мәчет урынына Сафа мөәзин үзенә бер катлы, ләкин бик зур таш подваллы йорт салып куйган. Аны сөргенгә озатканнан соң йорт колхоз карамагына күчкән. Шулай итеп, 20 гасырдагы колхоз идарәсенең бинасы – Мөхәммәтшакиров (Мөстәкыймов) Сафа мөәзин йорты. 1975 елда кирпечтән ике катлы колхоз идарәсе төзегәч бу урын бушады. Шуңа күрә егерменче гасыр азагында мәчет салу турында сүз киткәч, мәчетне борынгы урынына төзергә уйлашалар. Хәзер авылның бик матур яңа мәчете шушы изге урында тора.
Элеккеге вакытларда мәчетне теләсә-кайда төзергә рөхсәт итмәгәннр. Мәчет урыны башка каралтылардан ким дигәндә 40 метрдан артык (20 сажен) читтә булырга тиеш булган. Ә 19-нчы гасыр азагында мәчетнең сызымы (проект) булмаса полиция төзелешкә рөхсәт бирми башлаган [Гибадуллина, Хайруллин, 2011. 52 бит].
Тарихта, безнең төбәктә мөселманнарны уку-укыту XVII гасыр азагында – XVIII гасыр башында киң тарала башлаган диелә [Гибадуллина, Хайруллин, 2011. 71 бит]. Мәдрәсә ачуны укымышлы абруйлы муллалар башлап йөргән. Мондый укымышлы гыйльми муллаларның, руханиларның кайда укыган, кем булулары турында хәтта бик дан казанган укучыларының кабер ташына да яза торган булганнар. Мәсәлән, 1858 елгы кабер ташында: “Бу кеше Зәй мәдрәсәсендә укыган. Мәдрәсәнең мөгаллиме Сәпәй авылыннан чыккан мулла Мөхәммәтәмин” диелгән. Бу мәгълүмәтне мин Интернеттан таптым.
2010 елның 1 октябрьендә чыккан “Маяк” гәҗитенең беренче битендә Сәпәй авылының күренекле Мөстәкыймовлар гаиләсендә Октябрь революциясенә кадәр дүрт буын указлы муллалар булган диелгән. Мөстәкыйм – Мөхәммәтдәмин – Мөхәммәтшакир – Миргали. 1858 елгы кабер ташында шушы токымнан чыккан указлы мулла Мөхәммәтдәмин турында язылмадымы икән? Бик мөмкин, бөтен аерма бер “д” хәрефендә генә. Аннары соң указлы муллалар бер авылда бик күп булмаганнар бит. Аның яше дә туры килә. Бу гаиләдән чыккан указной мулла Миргали бабай 1876 елда туган (1876-1968). Указлы мулла булыр өчен берничә имтихан да бирәсе бар бит әле. Иң катлаулы имтихан рус теленнән. Имтиханнар Уфа шәһәрендә комиссия каршында үткәрелгән. Шушы комиссия карары нигезендә генә “указлы” мулла дәрәҗәсе бирелгән.
Бу гаиләгә кагылышлы тагын бер тарихи язманы, Татар-мөселман халкының иң күренекле мәшһүр кешеләренең берсе булган Ризаэддин Фәхреддиннең “Асар” дигән китабының 1 томының 130 битендә укыйбыз: “… Мөхәммәтдәмин бине Мөстәкыйм әс-Сапайи …”. Указной мулла Мөхәммәтдәмин 19 гасырның танылган дин галиме Вәлиэддин бине Хәсән әл-Бәгъдадиның яраткан укучыларының берсе булган. Вәлиэддин бине Хәсән әл-Бәгъдади Багдад шәһәрендә туып үскән, Оренбург өлкәсендә Сәгыйдь бистәсе Каргалыда ике манаралы мәчетнең имамы булган.
Сәпәй авылында Мөхәммәтдәмин мулланың 2 улы: указлы мулла Мөстәкыймов Мөхәммәтгариф һәм указлы мулла Мөстәкыймов Мөхәммәтшакирлар мулла вазифаларын үтәгәннәр. Соңрак Мөхәммәтшакир мулланың улы Мөстәкыймов Миргали (Зирекле Елга) һәм икенче улы Мөхәммәтзәки дә мулла булганнар, ә Шакиров (Мөхәммәтшакиров) Сафа исемле улы авыл уртасындагы мәчетнең мөәзине була. [Касыймов, 2009. 37 бит]. Шулай итеп, Сәпәй авылының бүгенге көндә билгеле булган беренче мулласы Мөстәкыйм мулла булып чыга.
Миргасим ага Касыймов үзенең язмаларында типтәрләр ягына Госман мулла авылның башкорт очыннан килеп эшләгән дип яза. Усман мулла Себер урамында яшәгән. Аның хатыны Фаидә абыстайның да бик укымышлы булуын элекке елларда мактап сөйләгәннәр. Абыстайның вакыты булмаганда мәдрәсә кызларын килене Хәдичә укыта торган булган. Шуның өчен аны сәпәйләр “мулла җиңгәй” дип йөрткәннәр. Бу токымның дәвамы Хаева (Касыймова) Галия Малик кызы бүгенге көндә Сәпәйдә яши. Күрше әбиләр кечкенә чагында Галияне Фаидә әбисенә охшаган булганга “Фаидә абыстай” дип йөрткәннәр. Мәктәп елларыннан ук Галия авылыбызның иң актив кешеләренең берсе. Бер генә бәйрәм дә аның катнашыннан башка үтми. Күп еллар халкыбызның сагынып көтеп алган бәйрәме Сабантуйны күңелгә ята торган дәртле тавышлы Галия алып бара.
Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында авылда балаларны Әхмәтхан (1865елгы) хәзрәт укыта. Әхмәтхан Әхмәтҗановның әнисе дә укытучы булган. Сәпәй авылының 1900 елгы метрикә кнәгәсендә аңа 75 яшь дип язылган. Шулай итеп, Сәпәй авылы дин әһелләренә бай булган. Бу факт, теләге һәм мөмкинлеге булган кешегә Сәпәйдә укып белем алырдай шартлар булганлыкны әйтеп тора. Бу санап киткән муллаларның күбесе бер токым – Мөстәкыйм мулланың шәҗәрәсенән.
Әйткәнемчә, Мөхәммәтшакир мулланың өендә озак еллар авыл Советы булды. Хәзер ул урында мәдәният йорты. Уңга таба, хәзерге кибет белән мәдәният йорты арасында олы йортта мәдрәсә урнашкан булган. Мәдрәсә 3 йортны кушып төзелгән булган, шуңа күрә авыл тарихына буе 15-16 метр иде дип кергән. Сафа мөәзин йорты белән мәдрәсә арасында берничә кибет булган. Кибетләр каршысында (хәзер мәктәпнең тәҗрибә кыры) бөтен тирә-якка танылган Сәпәй базары гөрләгән. Базарның старостасы булып күп еллар Нәгъмәт улы Миннегол эшләгән. Кибетләр артында Йосып Якупов байның йорты торган. 1933-34 елларда базарның сул ягында урнашкан 3 класслы мәктәптә ремонт эшләре барганда башлангыч мәктәп Сафа мөәзин йортына да күчеп торган. Сафа мөәзингә каршы, урам аркылы Сәпәй бае Әхмәтов Гариф Әхмәт улы яшәгән (1876 елда туган). Аның таш кибете әле дә исән. Хәзер ул Рәем абый ихатасында. Иске мәктәпнең хезмәт дәресе мастерскойлары Гариф байның йорты булса кирәк. Авыл уртасында Вәрҗәде елгасындагы олы күперне чыккач сул якта борынгы заманда салынган таш пулат тора. Бу таш кибет Мөхәммәдияров Мәхәммәтгариф Мөхәммәтзариф (1857) улыныкы. Ул чәй, шикәр, ипи сата торган булган. Әтисе Мөхәммәтзариф (1838) бабай – игенче. Төп йорты аның хөрмәтенә аталган “Зариф чишмәсе” янында. Ул урында хәзер Хәкимова Җәмилә апа тора.
Сәпәй авылында Ермаковлар гаиләсеннән дә берничә указлы мулла чыккан. Аларның берсе Банки Сухаеш авылында эшләгән указлы мулла Ермаков Кашабетдин Садретдин улы (1871). Ул 1931 елда 5 баласы, 2 килене: улы Сәетәхмәт (1907), килене Ләйлә (1912), кызы Кәримә (1915), кызы Хәлимә (1914), улы Зөфәр (1917), килене Нәсимә (1921), кызы Кәүсәрия (1921) һәм тормыш иптәше Сабира абыстай (1876) белән Чиләбе өлкәсенә сөргенгә җибәрелгән. 1940 елда сөргендә оныгы Рәмзия Зөфәр кызы туа [Хәтер китабы, 18 том, 2007, 96 бит]. Аның бертуган энесе Ермаков Фәхертдин Садретдин улы (1879-1938) Әгерҗе авылының указлы мулласы була. Аны 1938 елда Бөгелмә төрмәсендә атып үтергәннәр. Бу кеше Хәтер китабына кермәгән, әмма Интернетта аның турында язылган.
Сәпәйнең 19-20 гасырларда хаҗда булган һәм хаҗ кылып хаҗи булган 4 кешесенең исеме билгеле: 1) Рәхмәтулла хаҗый; 2) Шәрәфетдинов Шәйхетдин хаҗый; 3) Ермаков Мөхәммәтшәриф хаҗый; 4) хаҗия Бибифатыйма Габделлатыйф кызы. Бибифатыйма хаҗия, хаҗ кылганан соң мәрхүм булган һәм шунда яки юлда җирләнгән булса кирәк. Авылның олы зияратында мәрхүмәнең васыяте буенча аның исеме язылган кабер ташы куелган.
Рәхмәтулла Хаҗыйның кем булганын, нинди вазифа башкарганын ачыклап булмады. Шәйхетдин Хаҗыйның шәҗәрәсе: Шәрәфетдин – Шәйхетдин – Фәрхетдин – Рәфыйк (Рәфәгетдин) – Рәис, Сәрия, Сирена. Ермаков Мөхәммәтшәриф хаҗый. “Мөхәммәтшәриф” – дип кабер ташында язганнар, ә олы кешеләр телендә ул “Шәрип бай”, “Шәрип хаҗый” дип искә алына. Ярмөхәммәт (Ермак) – Габделрафыйк (1736-1818) – Габделнасыйр – 1.Мөхәммәтшәриф (1814-1902), 2.Исмәгыйл (1888 елда җирләнгән), 3. Хәким. Шәрип хаҗый минем әнием ягыннан өченче буын бабам. Бу шәҗәрә белән автор аркылы ныклап танышырга була.
21 гасыр башында Сәпәй авылынан Мөхәммәдиев Әсгәт, Талибуллин Азат, Шакирова Азия һәм Хөснуллина Әнисә хаҗ кылып, хаҗи һәм хаҗыя булып үзләренең мөселман бурычларын үтәп кайттылар.

Авылыбыздан чыккан дин әһелләре
1. Мөстәкыйм мулла.
2. Мөстәкыймов Мөхәммәтдәмин бине Мөстәкыйм әс-Сәпәйи.
3. Мөстәкыймов Мөхәммәтгариф Мөхәммәтдәмин улы (1845).
4. Мөстәкыймов Мөхәммәтшакир Мөхәммәтдәмин улы (1852).
5. Мөстәкыймов Миргали Мөхәммәтшакир улы (1876-1966).
6. Мөстәкыймов Сафа Мөхәммәтшакир улы (Сафа мөәзин) (1879).
7. Мөстәкыймов Мөхәммәтзәки Мөхәммәтшакир улы(1877).
8. Госман мулла.
9. Усман мулла.
10. Әхмәтхан Әхмәтҗанов хәзрәт (1865 елгы).
11. Хөснетдинов Тәхәүетдин (Тәхәү мулла) (1852 елгы).
12. Ермаков Кашабетдин Садретдин улы (1871 елгы).
13. Ермаков Фәхертдин Садретдин улы (1879-38).
14. Бәдертдинов Нурлыгаян Бәдертдин улы(1872-1962).
15. Мөхәммәтгәрәев Хәертдин Мөхәммәтгәрәй улы (1898-1991).
16. Ханнанов Нургали Ханнан улы (1897-1973).
17. Ягудин Гафур Сәхәби улы (1895-1981).
18. Хәлиуллин Кәлимулла Хәлиулла улы (1905-97).
19. Ахметшин Миңнехәер Әхмәтша улы (1923-93).
20. Хөсәенов Мөдәрис Хөсәен улы.
21. Мөхәммәдиев Әсгәт Мансур улы.
22. Хафизов Әнис Вәгыйз улы.
23. Хөсәенов Альберт Гарәф улы.
24. Талибуллин Азат Әхсән улы.

Совет елларында Сәпәйдә мәчет юк иде, шуңа да карамастан бабайлар берәр олырак өйгә җыелып җомга һәм башка мөселмән бәйрәмнәре намазларын укыйлар иде. Кайвакыт гает намазын авыл зияратларында да укыдылар. Ничәнче ел булганын хәтерләмим, әни: “Әнә бабайлар гает укыйлар” – дип өске зияратка күрсәтте. Бик салкын аяз иртәнге сәгатьләр иде. Шуңа да карамастан, 15-20 бабай гает укыйлар иде. Бу гаетне укыганда анда минем яшьтәшләр Шайдуллин Әнис һәм Харисов Әнфәс тә булганнар икән. Бу елларда авыл Советына бик сиздермичә генә корбан чалу очраклары да була иде.
1955-62 елларда Сәпәй мулласы булып Бәдертдинов Нурлыгаян Бәдертдин улы, Мөхәммәтгәрәев Хәертдин Мөхәммәтгәрәй улы һәм Ханнанов Нургали Ханнан улы эшләделәр. Алардан соң озак еллар мулла вазифасын Ягудин Гафур Сәхәби улы үтәде. Ул укымышлы, илленче елларда нефть эзләү вакытында бухгалтер булып эшләгән кеше. Ул пенсиягә чыккач аның өендә җомга намазларын укыйлар иде. Бу абзый шактый бай булган. Колхозның эш хакы түләргә акчасы булмаганда, колхозның кассиры йөгереп Гафур абзыйга әҗәткә акча алып торырга керә торган булган. Гафур абзыйдан соң бераз вакыт Сәпәй авылының мулласы булып Кәлимулла абзый, ә аңардан соң Мөдәрис абыйлар эшләделәр. Гасырлар алышынган вакытта озак еллар (1997 – 2014) авылның мулласы булып Хафизов Әнис хәзрәт эшләде. 2014 елның яз башында Әнис хәзрәт бу катлаулы һәм бик кирәкле эшне Хөсәенов Альберт Гарәф улына тапшырды.
Указлы мулла Әнис хәзрәт һәм озак еллар Сәпәй мәчетенең казначысы вазифасын үтәгән Мостафина Римма Зәйдулла кызы 2014 елның Сабантуе бәйрәмендә авылыбыз халкына багышланган тугры хезмәтләре өчен мәчет тарафыннан кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар.
Әйтеп үткәнемчә, Совет власте вакытында Сәпәй авылында мәчет булмады. Шуңа күрә җомга намазына бабайлар берәр өйгә җыелалар иде. Берничә ел мәчет Ягудин Гафур бабайның йортында булды. Гает намазларын Хәкимова Җәмилә апа өендә дә укыдылар. Җомгага Бәдертдинова (Тәхаүевә) Сара әбинең йортына да җыелалар иде. Сара әбинең әтисе Тәхәүетдин (Тәхаү) мулла, ә әнисе Якутгөлҗинан мөгәллимә. Менә бу мулла абзыйның үзенең тарихы да бар. 1914 елгы янгын вакытында Тәхаү мулла намазда утыра. “Өең яна, тизрәк чык” диләр. Ләкин ул намазын укып бетереп дога кылгач кына, намазлыгын төреп өеннән чыга. “Мин карап торсам да яна инде өй, карап тормасам да яна инде ул,” – ди. Бу тарих элекке заман кешеләренең дингә искиткеч зур әһәмият биргәннәрен күрсәтеп тора. Хаҗия Шакирова Азия абыстай Тәхаү мулла токымыннан.
Безнең илнең тарихында нинди генә вакытлар булмасын дин әһелләре үзләренең бурычларын һәрвакыт намуслы, тырышып үтәделәр һәм үтиләр. Мулланың вазифасында бит әле бәйрәмнәрне үткәрү, яшьләрне өйләндерү һәм исем кушу гына түгел, ә башка эшләр дә күп. Бу бик мөһим эшләренең берсе бөтен тәртибен, йолаларын саклап мәрхүмнәрне соңгы юлга озату. Төрле үлемнәр була бит. Олы яштә булса “ярый инде яшен яшәгән” дибез. Ә кайвакыт фаҗигале үлем белән, яки чирләп яшьләр дә вафат була. Мулла һәрбер очракта да гаиләне тынычландырырга тырышып, якыннарының кайгысын үзе аркылы үткәрергә тиеш. Менә шушы ягын гына алсаң да, мулла вазифасын үтәүчеләр зур хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы кешеләр.
Менә бу мәсьәләләргә кагылгач мәрхүмнәрне озатырга әзерләүче кешеләр турында берничә сүз әйтми булмый. Бу изге кешеләрнең, дин әһелләренең эше читтән бик күренеп тә тормый, ләкин алар бик кирәкле эшне үтиләр. Аларның вазифасы: бөтен йолаларны һәм ислам диненең кануннарын саклап, теге дөньяның бусагасын атлап керүгә әзерләү. Бик саваплы эш бу. Безнең 20-21 гасырда бу эшне үтәүче авылдашларыбызны искә алмыйча булмый әлбәттә: Хәсәнова Мәптүхә апа, Миргалиева Шәйдә апа, Нурлыгаян апа, Шакирова Гөлчирә апа, Сибгатуллина Әминә апа, Гәрәева Майҗамал әби. Соңрак бу изге эшне Майҗамал әбинең улы Гәрәев Сәгадәт абый һәм аның тормыш иптәше Галия апа үти башладылар. Зәкиева Тәнзилә апа, Дәүләтшинә Җәмилә апа, Гәрәева Рәзинә апа һәм Гарипова Сәрия апалар да бик күпләрне соңгы юлга җыйдылар. Элегерәк бу саваплы эшне Таҗиев Кашафетдин, Харисов Мияссәр абзый, Хафизов Әнис хәзрәт һәм Хаҗиев Назыйрлар башкара иделәр. Егерме беренче гасыр башында бу изге эшне Шакиров Рим, Хөсәенов Альберт һәм Закиров Ильгиз абыйлар башкаралар.
Совет дәүләте беткән елларда бөтен мөселман республикаларына ислам дине яңадан кайта башлады һәм мәчетләр төзү башланды. Беркадәр халык, суга сусаган үсемлекләр кебек, мәчетләр төзелә башлауны бик көтеп алдылар. Республиканың башкаласы Казанда татар халкының горурлыгы – Кол Шәриф мәчете төзелде һәм эшли башлады. Шушы елларда Яр Чаллы, Әлмәт, Азнакай шәһәрләрендә һәм башка күп шәһәрләрдә бик матур олы мәчетләр үсеп чыктылар.
Егерменче гасырның азагында Сәпәй авылында мәчет салу турында беренчеләрдән булып Бөек Ватан сугышы ветераннары Сәүбәнов Мөхәммәтхан Сәүбән улы һәм Ахметшин Миңнехәер Әхмәтша улы кайгырта башлыйлар. Аларга авыл Советы рәисе Исламова Флера Яхья кызы да булыша. 1989 елда бергәләшеп район администрациясенә барып мәчет төзергә рөхсәт алып кайталар. Бу мәсьәлә 1990 елда “Кызыл Байрак” колхозының гомуми җыелышына да куелды. Колхоз идарәсе халыкның бу теләгенә каршы килми. Идарә тарафыннан колхоз рәисе ярдәмчесе Хәбибуллин Фәнил Миргазиз улы бу эшкә җаваплы башкаручы итеп билгеләнә.
Мәчетнең иганәчесе – барлык Сәпәй авылы халкы: бу сәваплы эшкә һәрбер кеше үзенең мөмкинлегеннән чыгып акчалата яки матди ярдәм күрсәтте. 1993 елның июнь аенда авылның мәдәният йортында “Хәйрия” кичәсе үткәрелә. Бу кичәдә халыктан 9040 сум акча җыела. Җыелган акча “Кызыл Байрак” колхозы кассасына тапшырылды. Бу елларда җыелган башка акчалар да колхоз кассасына кертелде. Кызганычка каршы, җыелган сумма илдәге акчалар алышынган вакытта хакын югалтты 1000 сум 1 сум булып калды. Ләкин колхозга тапшырылган булгач, “колхоз” дигән оешма бетүгә дә карамастан, мәчет салганда бу акчалар хисабына бик зур ярдәм күрсәтелде. Менә бу елларда җыелган акча турында кайбер кешеләр “бу акчаларны урлап бетерделәр” диләр. Минемчә – бу юкка гаепләү, акчаларны авыл кешеләре түгел, ә “перестройка” урлады.
Мәчетнең беренче казначысы Ахметшин Миңнехәер Әхмәтша улы булды. Ул бик тырышып, бик намуслы эшләде: акчаны кулга алуга, журналга теркәп һәрбер кешенең кулына пичәте сугылган расписка тоттыра иде. Менә шушы кенәгә һәм колхоз кассасына тапшырылган акчаларның “Квитанция к приходному ордеру” дигән документлары бүгенге көндә Миңнехәер абыйның кызында, Хәбибуллина Дамирада әле дә саклана. Бу кнәгәдә һәрбер тотылган акчага расходный документ та теркәлеп һәм язылып куелган.
Миңнехәер абзыйдан соң казначы булып Нуриева Гөлҗиһан һәм Сибгатуллина Әминә апалар эшләделәр. Соңрак төрле елларда бу җаваплы эшне Шакирова Азия абыстай һәм Мостафина Римма Зәйдулла кызы дәвам иттеләр. 2012 елдан башлап 2015 елга кадәр мәчетнең бухгалтер-казначысы вазифасын Сәпәй авылы килене Хөсәенова Фирдәнүсә Сәфәргали кызы үтәде. Хәзер мәчеттә бухгалтер хезмәтен Гарифуллина Зәкия Мөҗәһит кызы алып бара.
Башта мәчетне агачтан бурап салырга уйлыйлар. Хәбибуллин Фәнил, эшкуар Гимаев Илсур һәм Октябрьский каласы хәзрәте Киров өлкәсенә барып бура да сайлап кайталар. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында бу план барып чыкмый.
Икенче омтылыш 21нче гасыр башында була. Бу юлы мәчетне кирпечтән салырга уйлыйлар. 2000 елның җәендә кыйбланы табып мәчетнең нигезен төзергә керешәләр. Булачак мәчетнең проекты Уфадан килгән мөселман дин әһелләре катнашында эшләнә. Мәчетнең нигезен тракторчы-экскаваторчы Гарифуллин Миргаяс Шәрипҗан улы казый.
Төзелеш башлангач Азнакай шәһәренең һәм районының администрациясе Сәпәй мәчетенә 100000 сум акча бүлеп бирә (администрация башлыгы Исхаков Әнәс Гатуф улы). Мәчет төзүдә авылның бер төркем эшкуар яшьләре аеруча актив катнаштылар, бик зур мәтди ярдәм иттеләр: кирпеч сатып алдылар, Яр Чаллы шәһәрендә ясатып мәчетнең манарасын да алып кайтып куйдылар. Төзелешне әйдәп баручы Әнис хәзрәт мәчетне төзегәндә ярдәм иткән кешеләрне һәрвакыт догаларын укып искә ала. “Ә иң нык ярдәмчем Ханнанов Рәфис Рәис улы булды” – дип бүгенге көндә дә рәхмәтләрен укый. Мәчетнең тәрәзәләрен колхоз хисабына Вафин Ирек ясады. Җылыту системасын шулай ук колхоз эшләтте. Мәчетнең түбәсен ябу Исраев Бәгыйс Вәли улы җитәкчелегендә башкарылды.
Мәчетне планлаштыру һәм төзү вакытында дин әһелләре дә җиң сызганып эшләделәр. 1990 еллар башында бу эштә Мөхәммәдиев Әсгәт хәзрәт бик актив катнашты. Ә соңрак, төзелеш барышында килеп чыккан күп төрле мәсьәләләрне ул елларда мулла булып эшли башлаган Хафизов Әнис хәзрәт хәл итә башлады.
Төрле елларда мәчет төзелешендә колхозның берничә рәисе дә бик күп ярдәм күрсәттеләр: Әхмәтов Ирек Мәхмүт улы, Солтанов Көрәш Гәрәй улы, Мозаффаров Марат Назыйл улы. Бу кешеләр, илнең һәм авыл хуҗалыгының иң катлаулы заманасында эшләүләренә дә карамастан, мәчет төзелешенә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга җаен таптылар. Авыл кешеләре арасында мәчет коруда җиң сызганып эшләүчеләр күп булды. Бу уңайдан Абдуллин Газиз, Ханнанов Рәшит, Һадиев Абдулла һәм Ногманов Мәүләүетдин абзыйларны аерым әйтеп үтәргә кирәк. Иң авыр эшләрне: кирпеч, такта, калай бушату, урнаштыру һәм төзелеш барышында башка эшләрне шушы кешеләр башкарды.
Аллаһе-тәгаләнең рәхмәте белән төзелеп мәчет тантаналы рәвештә 2004 елның 4 июнендә ачылды. Бу вакыйга авылыбыз һәм Сәпәй халкы тарихында күп еллар көткән бик зур кадерле бәйрәм булды. Кунакларның күбесе мәчет өчен бик кирәкле бүләкләр дә алып килгәннәр иде. Кунаклар арасында Азнакай район администрация башлыгы Исхаков Әнәс Гатуф улы, Казаннан Госман хәзрәт һәм аның әнисе Рәшидә абыстай булдылар, алар белән Төркиядән килгән дин кардәшебез дә кунак булып килгән иде.
Авылыбыз халкы хәзер дин кардәшләре белән җыелышып җылы һәм якты мәчеттә намаз укый алалар. Мәчет ачылганнан бирле Ураза бәйрәмнәре, Гает намазлары һәм башка дини чаралар, барысы да мәчеттә уздырыла.
2014 елның 28 февралендә авылның мәчетендә сайлау уздырылды. Сәпәй мәчетенең имам-хатибы итеп Хөсәенов Альберт Гарәф улын сайладылар. Ул Сәпәйдә 1949 елның 1 февралендә туган. Сәпәй мәктәбендә укып белем алган. Гомер буе нефть чыгару тармагында шофер булып эшләде. Соңгы елларда дини белем алып ислам юлына басты.

Бүгенге көндә мәчет үз тирәсендә бер төркем дин әһелләрен җыйды. Алар хәзрәтнең беренче ярдәмчеләре. Чиратлашып азан әйткәндә Альберт һәм Әнис хәзрәтләрнең, Закиров Ильгиз Фоат улының һәм Шакиров Рим Зариф улының матур тавышлары авыл буенча яңгырап тора. Ураза вакытында, Гает бәйрәмнәрен оештыруда һәм башка вакытларда мәчет эшендә күп кенә хатын-кызлар да бик актив катнаша.
Егерме беренче гасыр башында мәчет авыл тормышында зур урын ала башлады. Бүген мәчеткә йөкләнгән катлаулы һәм әһәмиятле эш берничә тармакка бүленә. Беренче эш, халыкны ислам диненә кайтару: бишвакыт намазларын вакытында үткәрү, гарәп телен һәм намазларны өйрәнү, шәригать кануннарын үзләштерү, гореф-гадәтләрне саклау, дини бәйрәмнәрне оештыру, яшьләрне никахлаштыру, яшүсмерләрне дини һәм әхлак яктан тәрбияләү, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату һәм башка күп мәсьәләләрне хәл итү. Икенче мәсьәлә, мәчет бинасын, мәдрәсәне, зияратларны тәртиптә тоту. Бүгенге заманда халыкны җәлеп итү өчен мәчет һәм мәдрәсә биналары якты, җылы, чиста һәм пөхтә булырга тиеш. Мәчет эчендә язгы сафлык, яшьлек хуш исе аңкып торырга тиеш.
Сәпәй мәчетендә ел саен гарәп язмасын һәм телен, намаз уку тәртипләрен өйрәнү дәресләре алып барыла. Дәресләрне күп еллар Сибгатуллина Әминә, хаҗия Хөснуллина Әнисә, хаҗия Шакирова Азия абыстай оештырып алып бардылар. Ә соңгы елларда бу изге эшне җиң сызганып мөгаллимә Хөсәенова Назыйма Шәйсолтан кызы, Мостафина Римма Зәйдулла кызы һәм Хәбибуллина Дамира Миңнехәер кызы дәвам итәләр. Уңышлар сезгә, 21 гасыр дин әһелләре һәм шәкертләре, алла бабабыз тел ачкычлары бирсен, дин-ислам юлында аллаһа-тәгалә юлдаш булсын, үзенең ярдәменнән ташламасын.
Авыл мәчете Сәпәй җирле үзидарә Советы белән берлектә зияратларда язгы һәм көзге эшләр – җыештыру, төзекләндерү өмәләре оештыра. 2011-12 елларда бик зур һәм әһәмиятле эш эшләнде: тау башындагы Олы зияратның агач ихатасын тимер коймага алыштырдык. Бу эшне оештыруда зиярат хуҗасы Хөсәенов Роберт Гарәф улы күп көч куйды. Аның беренче ярдәмчеләре ике бертуганнары: олы абыйсы Закиров Ильгиз Фоат улы һәм энесе Хөсәенов Альберт Гарәф улы булдылар. Шулар белән беррәттән аларның тормыш иптәшләре Назыйма Шәйсолтан кызы һәм Фирдәнүсә Сәфәргали кызы турында да әйтеп үтәргә кирәк. Алар өмәләрне оешторучылар гына түгел, ә русча әйтсәң алар әле “тыловиклар” хезмәте дә күрсәттеләр. Бу өмәләр вакытында алар барлык эшчеләрне тәмле аш-су һәм чәй белән тәэмин иттеп тордылар. Бу бик тә кирәкле изге эш 2010 елда Олы зияратның көнбатыштагы (Зирекле Елга ягы) агач коймасы янганнан соң башланды. Авыл җирле Советы һәм мәчеткә йөрүчеләр бу мәсьәләне уртага салып сөйләшкәннән соң койманы тимердән эшләргә уйлыйлар. Койма алу өчен акчаның бер өлешен җирле Совет бирде, ә калганын халыктан җыярга кирәк иде. Акча җыю эшен мәчет, Хөсәенова Фирдәнүсә Сәфәргали кызына тапшырды: өй буенча йөреп акча җыярга. Акча һәр авыл кешесеннән 500 сум исәбеннән җыярга планлаштырылсада барысы 180 мең сум гына җыела. Бу акча изге эшкә, зиярат коймасын эшләүгә җыелса да, моны бар кеше дә аңлап бетерми күрәсең. Авылның беркадәр кешеләре акча бирүдән баш тарталар. Ә шул ук вакытта, хәтта акчага бик бай булмаган кешеләр дә, бу сумманы ашау-эчүләрен кысып бүлгәләп булса да мәчеткә тапшыралар. Ләкин, ничек кенә булмасын тимер баганалар, тимер рәшәткә һәм буяу алырга җитәрлек акча җыела. Кыш көне койманың рәшәткәләрен сварщиклар Хурамшин Илһам Таһир улы һәм Хөсәенов Роберт Гарәф улы ябыштырып әзерләп куйдылар. Ә Хөсәенов Альберт һәм Галиуллин Айрат аларны бик матур яшел төскә буядылар. Бу эшләрне башкарганда авылның күп кешесе тырыш хезмәте белән үз өлешен кертте. Күп кенә яшь авылдашларыбыз да бу изге эштән читтә калмадылар. Мәсәлән, Хөсәенов Айрат Альберт улы һәм Хөсәенов Равиль Роберт улы өмәләрдә аеруча күп көч куеп эшләделәр.
Ел саен язның һәм көзнең матур көннәрендә зиярат чистарту өмәләре оештырыла. 2012 елда койма-капкаларны эшләп бетергәннән соң бөтен көч зияратны чаган агачларыннан һәм башка чүп-чардан чистартуга багышланды. Өмәләргә йөрү ул физик эш кенә түгел, ә кешеләр арасында булу, авылдашлар һәм замандашлар белән дә очрашу, аралашу. Кайбер өмәгә авылдан күптән чыгып киткән кешеләр дә кайткалый. Кызганычка каршы, өмәләргә күбрәк олылар гына килә, яшләр бик сирәк күренә.
Алдарак әйтелгәнчә безнең авылның зияратларын чаган агачы баскан. Күп урыннарда йөрерлек тә түгел. Шуңа күрә алдагы берничә елда зияратларны тәртипкә китерергә кирәк. Бу эшне без, Сәпәй халкы эшлисе. Башка авыллардан килеп безнең зияратларны беркем дә тазартмас. Күп кенә башка авылларда зияратларны чистартып бетереп баралар инде. Ә безнең авылда эш бик күп әле. Тәртипкә салып бетерү өчен язын көзен бик нык эшлисе бар. Бу эшләрнең күбесе бик авыр физик эш, кул эше – шуңа күрә өмәләрдә авылдашларның бик актив катнашуы һәм тырышып эшләүе кирәк.
2014 елның 30 апрелендә без берничә кеше җыелып мәчет ихатасында төрле агачлар утырттык. Башлап йөрүчеләр шул ук өч бертуган Закиров һәм Хөсәеновлар булдылар. Алар урманнан миләш, балан, юкә һәм башка төрле агач үсентеләре алып кайттылар. Бу агачларны мәчетнең ихатасы буйлап дүрт ягына да утырттып куйдык. 2014 елның җәй башы бик коры килүгә дә карамастан агачлар матур гына үсеп киттеләр. Агачларның үсеп китүләренең икенче сәбәбе, җәй уртасында мәчеткә су үткәрелде һәм яшь агачларга су сибү мөмкин булды. Аллага шөкер, хәзер элеккеге еллардагы кебек күрше-тирәгә көянтә чиләк белән суга йөрү бетте.
Июнь аенда хатын-кызлар өмәсендә мәчет ишек алдына чәчкәләр утырту оештырылды. Шуңа күрә, көзгә таба ишек алды гөлбакчага әйләнде. Киләчәктә, алла бабай боерган булса, мәчет язын-җәен хуш исле чәчәкләр арасында, ә көз көне кып-кызыл миләш һәм балан җиләкләре арасында калкып торыр.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.