Азнакайда шәфкатьлелек ярминкәсе узды

DSC021151 май көнне Азнакай шәһәренең Ак мәчете ишек алдында шәфкатьлелек ярминкәсе узды. Бу чараны уздыруга сәбәп — мәчеткә ярдәм сорап килгән авыру балаларның әниләре булды. “Бүгенге көндә һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ инвалид балалар бар, аларга реабилитация узу өчен зур күләмдә акчалар таләп ителә, — диде безгә мөхтәсиб Азат Талибуллин, — ә Ислам ул шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү дине, без дә шушы балаларга аз булса да ярдәм итәргә ниятләп, ярминкә оештырырга булдык”.
Бу көнне ярминкәдә гарәп бизәге –мәхәнди ясатырга, мастер-класста матур итеп яулык бәйләргә, тәм-томнар, кулдан ясалган төрле эшләнмәләр, түбән бәядән кием сатып алырга була иде. Шулай ук мохтаҗларга бушлай кием тарату да оештырылды. Ярминкәгә килгән кунаклар учакта пешкән тәмле пылау авыз итеп, Җомга намазы укып таралыштылар.
Ярминкәдән барлыгы 44010 сум акча җыелды, кергән акчалар мөмкинлекләре чикләнгән балалрны дәвалау өчен, аларның әти-әниләренә тапшырылды.
Шәфкатьлелек ярминкәсен оештыручылар килән кунакларга һәм шушы изге эшкә үз өлешен керткән бар халыкка рәхмәтен белдерә.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.