Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин вәгазе: «Синең өчен фәрештәләр җавап бирсен»

terpeniКазанда яшәүче Сәлимә сөйли: “Аллаһка шөкер, инде берничә еллар дингә кереп, намазга бастым. Булдыра алган кадәр гыйлемемне арттырып, иманымны куәтләргә тырышамын. Әмма бер сынаудыр инде, минем ирем әле дингә килеп бетә алмады. Һәм дин юлына кереп, намазга басып йөргән вакытымда да бик каршы булды. Дин турында радиодан, телевизордан ишеткән сүзләргә таянып: “Ул мөселманнар бер-берсенә яхшылык китерми, кеше үтерәләр, шартлаталар”, – дип әйтә иде. Әмма мин сабыр иттем. Аның сүзләренә игътибар итмәдем. Өстемдә булган хакларымны үтәргә тырыштым. Һәм еллар дәвамында әкрен генә аның йөрәге дә эри башлады. Аз гына булса да ул дин хакында сораша, минем дә укыйсы килә, дигән сүзләр ишетелә башлады. Тормышыбыздагы бер хәлне гыйбрәт өчен сөйләп китмәкче булам.
Көннәрнең бер көнендә диннән ерак булган шушы ирем өйгә кайтып керде. Нигәдер, нәрсә өчен булгандыр, исемдә дә юк инде, мине бер сәбәпсез сүгә башлады. Күңеленә нинди пычрак сүзләр килгән булса, берсе артыннан берсен миңа әйтә башлады. Мин дә бер җиргә барып утырдым һәм башымны иеп, ул әйткән сүзләргә күңелем белән игътибар итмичә, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең бер хәдисен искә төшердем.
…Көннәрнең берендә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) янына Әбү Бәкер утырган иде. Аның янына бер кеше килеп, авыр, ямьсез сүзләр әйтә башлады. Әбү Бәкер сабыр итте, Пәйгамбәребез (с.г.в.) елмаеп куйды. Әмма ниндидер бер сүздән соң Әбү Бәкер дә җавап бирде. Шуннан соң Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) торып китеп барды. Әбү Бәкер аның артыннан чабып:
- Әй Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.), мин, эндәшмичә, сүккән кешенең сүзләрен тыңлап утырганда, син минем янымда елмаеп утырдың. Мин бер сүз әйтеп җавап кайтардым һәм син торып киттең. Ник бу эшне эшләдең? – дип сорады.
- Әй Әбү Бәкер шәкертем, син сабырлык белән җавап бирмичә тыңлап утырганда, фәрештәләр синең өчен җавап кайтаралар иде. Мин шуны тыңлап, күзәтеп утырдым. Әмма син сабырсызланып бер сүз әйтеп куйгач, фәрештәләр китеп бардылар. Алар урынына шайтан килде. Шайтан булган урында утырып торырга теләмәдем. Шуңа күрә китеп бардым.
…Шушы хәдисне мин исемә төшердем. Һәм ирем миңа никадәр сүз әйткән саен, шуның кадәр фәрештәләр белән бүлмәм тулганын күз алдыма китердем. Һәм берара, ничектер, иремнең сүзләрен бөтенләй ишетмәс хәлгә килдем. Әйтерсең, фәрештәләр өебезне тутырдылар. Бөтен җир нур белән балкыган кебек булды. Берара ирем дә туктап калды. Минем яныма килеп, башын итәгемә куйды һәм: “Хатыным, зинһар, миңа ачуланма. Мин, ничектер, бүген әллә нәрсә эшләп киттем әле. Кызып китеп, сиңа әллә нәрсәләр әйттем. Гафу ит мине. Рәхмәт сиңа сабыр иткәнең өчен”, дип, шундый бер сүз әйтеп куйды.
Әлеге минем белән ирем арасында булган хәл гомер буе онытылмас, дип уйлыйм. Башкаларга да гыйбрәт булсын өчен сөйләмәкче булган идем.
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сәлимәнең тормышында булган, бигрәк тә ире белән үзе арасында булган шушы вакыйгада безнең өчен дә күп дәресләр бар. Тормыш булгач, ирең беләнме, хатының беләнме, әтиең беләнме, әниең беләнме ниндидер бер бәхәскә кермичә булмыйдыр. Әмма акыллы мөселман буларак, беркайчан да бәхәсне башлаучылардан булырга ярамый. Берәрсе килеп сезгә авыр сүзләр белән эндәшсә дә, Сәлимәнең тормышында булган шушы хәлне һәм Сәлимә безгә искә төшергән хәдисне күзаллап, без җавап бирмәү өчен тырышырга тиешбез. Әгәр дә бу эшне ихластан эшләсәк, ягъни Аллаһ разый булсын дип эшләсәк, минем өчен фәрештәләр җавап бирсен, дип уйласак, һичшиксез, Сәлимә ирешкән нәтиҗәгә без дә ирешербез. Аннан соң шуны да искә төшерү кирәк: берәү безгә күңелсез бер сүз әйтсә, без аңа җавап бирсәк, бу бәхәсләшүләр беркайчан да бетмәячәк. Начар сүзгә яхшы сүз әйтсәк, бу начар сүзләр аша кабынып киткән ут сүнәчәк. Аллаһ Тәгалә бер-беребез арасында сүзләр аша барлыкка килгән утларны сүндереп, дуслык хисләрен арттырып яшәргә насыйп итсен.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.