Соңгы тәсбих — Аллаһ хикмәте!

bertasbihАллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә Бәкарә сүрәсе 155 аяттә «Ий , мөэминнәр ! Без сезне, әлбәттә сыныйбыз куркынычлардан бер куркыныч биреп, ачлык биреп, малларыгызны киметеп, сәламәтлекләрегезне киметеп, көтмәгәндә якыннарыгызны үтереп, игеннәрегезне һәм бакча җимешләрегезне киметеп. Аллаһудан сынар өчен бирелгән төрле авырлыкларга риза булып һаман Аллаһы юлыннан баручы чыдамлы мөэминнәрне Аллаһның рәхмәте вә җәннәте белән шатландыр.» диде.

Шуңа да без бу дөньяга сыналыр өчен яратылган. Кемдер фәкыйрьлек белән сынала, кайберләре дәрәҗә һәм мал белән, кайберләре тәүфикъсыз бала яки бала бәхете белән, кайберләре авыру яки сәламәтлек белән сынала, ялгызлык һәм парлы булу белән сынала, сыналмыйча берәү дә калмас. Һәр кеше бу дөнья мәдрәсәсендә сынау арты сынау, имтихан артыннан имтихан тапшыра.
Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләргә, әүлияләргә һәм әнбияләргә иң авыр бәлаләрне җибәрде. Аллаһ сабыр иткән кешеләрне яратадыр. Кем Аллаһы Тәгалә гыйбәдәтендә, итәгатендә булып, Аллаһ әмерләренә сабыр итеп яши ала, Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә 300 гә якын дәрәҗәдәге җәннәтне бирәчәк. Һәрбер дәрәҗәсе җир белән күк арасы озынлыгында булачак. Кем авырлыкка, авыруга түзә, кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттә 700 дәрәҗә бирәчәк. Һәрбер дәрәҗә җиде кат күктән өстенрәк.
Көзен, салкын кышларга кергән чорда Азнакай районы Татшуган авылында яшәүче авылдашларыбыз Гимазетдиновлар гаиләсенә дә зур сынау — янгын афәте килде. Өйләре берничә минут эчендә янып бетте, хуҗалар һәм балалар бары өсләренә кигән киемнәре белән калдылар. Гомерләре буена җыйган мал, байлык — барысы да кара күмергә әйләнде .

…Көннәрнең иң өстене булган җомга көнне авылыбызның иман йортына җомга намазына җыелдык. Җомга вәгазе тыңлап, Коръән сүрәләре укып, Аллаһыга зикерләр әйтеп утырдык. Шулвакыт ишектән бик нык дулкынланган Нурания апа килеп керде. Аның кулында зәңгәр тәсбих, күзләрендә яшь иде.

- Янган өйнең көл-күмерләрен түккәндә таптым! -диде. — Әллә нәрсә булды үзем белән, бөтен тәнем буйлап кайнар дулкын үтте. Зәңгәр 100 төймә! Моңа хәтле дә янгыннарда Коръән китаплары исән калганнарын ишеткән, укыган бар иде, ләкин үзебез белән мондый хәл килеп чыккач, каушап та калынды һәм уйланулар үз-үземә тынгы бирми башлады.

Янгында сакланып калган соңгы тәсбих — Аллаһы Тәгаләнең авылым халкына җибәргән бер хикмәте, могҗизасы бу.. «Аллаһы Тәгаләнең дөньяда могҗизалары бик күп, фәкать аны иманлы бәндәләр генә күреп, гыйбрәтләр алалар. Иманы булмаган кеше (сукыр, саңгырау кебек) Аллаһыны да, могҗизаларын да танымас»/Бакара сүрәсе 7,18 нче аятләр/.
Безгә нәрсә әйтергә теләде икән соң Аллаһы Тәгалә? Иң әүәле, Аллаһының кодрәтен танырга, булган хәлләрдән гыйбрәт алырга, иманлы бәндәләренә иманнарын ныгытырга, Аллаһы Тәгаләне зикер итәргә чакыра түгелме? Һәр төймә саен «Ләә иләәһә илләллаһу Мөхәммәдүррасүүлүллаһ» дип язылган. Бу сүзләр Аллаһы Тәгаләне олуглау, пакъләү сүзләредер.» Лә иләәһә»- юктыр һичнинди иләһи зат, «Илләллаһу»- мәгәр бер Аллаһдыр, «Мөхәммәдүн» — Мөхәммәд саләллаһу гәләйһи вәссәләм, «Рәсүллаһә»- Аллаһы Тәгаләнең илчесе дигән сүзләр.
Бер кеше пәйгамбәребезгә «Әй Аллаһның расүле! Дөреслектә Исламның хөкемнәре минем өчен бик күбәйде, син миңа нык үти торган торган берәр нәрсә әйт,»- диде. Пәйгамбәребез аңа: «Синең телең һәрдаим Аллаһны зикер итүдән туктамасын «-диде.
Аллаһның хикмәтенә тап булгач, тагын бер кат акылыңны, иманыңны эшкә җигеп, кат-кат уйлыйсың, күңелдән сорауларга җавап эзлисең. Бу янгын мәхәллә халкым өчен дә олы сынау иде. Кардәшебезгә килгән олы афәтне барыбыз бергә күтәрдек. Һәркем Гыймазетдиновлар гаиләсенә ярдәмгә ашыкты. Пәйгамбәребез: «Кардәшенә ярдәмчегә — Аллаһы Тәгалә ярдәмче»… «Авырлыктан соң гына җиңеллек килер, «-диде. Ярдәм иткән һәр кардәшемне Аллаһ зурласын иде. Әлһәмдүлиләһ, афәт күргән гаилә тиз арада шәһәр һәм район башлыгы, авыл халкы, оешма җитәкчеләре, «Зәңгәр мәчет» һәм туганнары ярдәме белән өйле булдылар. Бер җепкә тезелгән тәсбих төймәләре сыман, араларыбыз тагын да якынайды.
Соңгы елларда авылыбызда хак дин юлына басып, тәртипле тормыш рәвеше алып баручылар арта бара. Иң сөенечлесе: үсеп килүче нәниләребез дә, егет-кызларыбыз да.

Равил хәзрәт Давлетов, Татшуган авылы имам-мөхтәсибе.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.