Татарстанлылар Хаҗга әзер

2Бүген, 22 сентябрьдә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “ДУМ РТ Хадж» хаҗ операторында булды. Биредә ул хаҗиларның изге сәфәргә әзерлеге белән танышты. «ДУМ РТ Хадж» оешмасында сөйләүләренә караганда, хаҗ сәфәренә татарстанлыларны табиблар озата барачак. Медицина хезмәткәрләре барлык кирәкле приборларны (кардиограф, тонометр, фонендоскоп, глюкометр һәм башкаларны) үзләренә алалар. Мәккәдә Татарстан хаҗилары өчен тәүлек дәвамында ике медпункт эшләячәк. Табибларның барсы да югары категорияле, барысы да намаз укый.
«ДУМРТ Хаҗ»ның Азнакайдагы вәкиле Абдулла хәзрәт Галеев әйтүенчә, Азнакай шәһәре һәм районыннан быел 15 кеше Хаҗ сәфәренә китә.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.