Татшуган авылында «Мәүлид һәм гыйлем» бәйрәменә бөтен авыл халкы җыелды

татшуган маулидПәйгамбәребез милади белән 570 елның рабигыль-әүвәл аенда дүшәмбе көн дөньяга килгән дип фараз ителә. Дөньядан үткән көне 12 рабигыль-әүвәл. Дөньядан үткән көне дә, туган көне дә бер. Димәк, рабигыль-әүвәл ае – Пәйгамбәребезне искә алу ае. Аны халыкта Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Мәүлид ашлары үткәрәләр,элеккеге заманнарда бу айда фәкыйр-мескеннәрне ашатып , сәдакалар биреп шатландырганнар.

Ул туды , үзгәрде,
яктырды бөтен дөньяның йөзе

Чөнки балкытты бөтен җирне
хакыйкать йолдызы.
Нур белән туды җиһан,
Шатланды җир, күк, барча җан;
Әйттеләр шатлык белән күктә
фәрештәләр азан.
(Г.Тукай)

Татшуган авылы»Ислам нуры» мәчетендә дә шушы уңай белән «Мәүлед һәм гыйлем» мәҗлесе оештырылды.
Бәйрәмне башында, иман юлына беренче адымнарын атлаучы нәниләребез мәчет каршында үткәрелә торган иман дәресләрендә алган белемнәрен күрсәттеләр, Мөхәммәд Мостафа с.г.с.нең тормыш юлы турында сөйләделәр, Коръәннән сурәләр укыдылар.

Аннан соң сүз алган Азнакай «Зәңгәр мәчет» имам-хатыйбы хаҗи Нәфис хәзрәт хәтта, шаяртып: “Балалар пәйгамбәребез турында сөйләп бетерделәр дә инде”,-диде. Әмма көтеп алган кунагыбызның авыл халкына сөйләр сүзе күп иде. Гадәттәгечә, Нәфис хәзрәтнең ихлас вәгазен рәхәтләнеп тыңлады халык.
Пәйгамбәребезнең тормышы, камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора , нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә. Мәүлед кичәсендә дин кардәшләребез белән бергә Коръән сүрәләре укып, Пәйгамбәребезгә багышлап һәм бер-беребезгә иминлек, бәрәкәт сорап догалар кылып , -Бөек Раббыбыз һәм аның Рәсүленә карата ихласлыгыбызны күрсәттек. Бу Пәйгамбәребез туган кичәне хөрмәт итү булып тора. Изге Мәүлед мөселманнарны Пәйгамбәргә салават әйтергә һәм саләм җиткерергә чакыра, боларда Аллаһы Тәгаләнең сүзләре буенча башкарылырга тиешле гамәлләр; «Аллаһ үзе вә фәрештәләре пәйгамбәргә салават әйтәләр, әй мөминнәр ,сез дә пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам җиткерегез»(«Әхзаб» сүрәсе 56 аять).

Бәйрәм мул табын артында пәйгамбәребезгә салаватлар, мөнәҗәтләр әйтеп дәвам итте. Авылыбыз имамы Равил хәзрәтнең балалары белән мөнәҗәт әйтүе, Исламов Ранил, мөгалимә Шайхулова Рузиләнең, хезмәт ветераннары Әлфинур һәм Зөлхиҗә апаларның (үзләре иҗат иткән) мөнәҗәтләре әйтүе күзгә яшьләр китерерлек моңлы һәм мәгънәле иде. Мәхәлләбездә ялгызы гомер итүче, инде гомер «көзенә» кереп баручы мәҗлескә килә алмаган авылдашларыбызга да бәйрәм күчтәнәчләре таратылды.
Иман йортына килгән һәрбер кеше күңеле чистарынып, җаны тынычланып, оештырган Равил хәзрәткә, кунаклар Нәфис хәзрәткә, бертуган хаҗилар Руслан хәзрәт һәм Рөстәм хәзрәт Шакировларга, авылдашларына, әзерләгән кызларга ихлас рәхмәтләрен әйтеп таралышты.
Мәүлед көне уңаеннан сыйлар әзерләп мәҗлесләр оештыру, Аллаһы Тәгаләне зикер итәр өчен җыелу, ярлы һәм мохтаҗларга ихтирам һәм ярдәм күрсәтү, сәдәкалар бирү-Мөхәммәд Пәйгамбәрне безгә җибәреп, безгә зур рәхмәт күрсәткәне өчен, Аллаһы Тәгаләгә бик зур олылавыбызны, рәхмәтебезне белдерү ул.

Айсылу Исламова, Татшуган авылы

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.