Татшуган авылында Мәүлид бәйрәме зурлап үткәрелде

077Мәүлид ае — изге ай. Бу айда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам туган. Барлык мөселман дөньясы пәйгамбәребезне зурлап искә ала, мәчетләрдә мәүлид бәйрәмнәре уза. Татшуган авылының “Ислам нуры ” мәчетендә дә дин кардәшләр җыелып, зурлап уздырды  әлеге бәйрәмне. Авылыбыз имамы Равил хәзрәт җитди әзерлек белән үткәрә дини бәйрәмнәрне. Авыл халкы да бик бердәм, юмарт безнең. Хуҗалыгында җитештергән итен, каз-үрдәген,  сөт-катыгын, пешергән ризыкларын мулдан китерә мәҗелескә.

          Имамыбыз Равил хәзрәтнең пәйгамбәребезнең тууы хакындагы  үтемле вәгазеннән соң, башлангыч мәктәп балалары чыгышы тыңланды. Бәйрәмгә җыелган авыл халкы аларның чыгышын бигрәктә сагынып көтеп алалар, чөнки алар арасында күбесенең онык-оныкчыклары, күрше-күләм балалары да бар. Кайбер нәниләребезнең Аллаһ йортында әле тәүге тапкыр чыгыш ясаулары иде. 

 Алар пәйгамбәребезгә багышлап һәм күптән түгел генә булып узган әниләр көне уңаеннан  әниләренә-әбиләренә багышлап ятлаган шигырьләрен,  Коръән сүрәләрен, өлкәннәр өйрәткән догаларны яттан  сөйләп  күзләргә яшьләр китерделәр. Барча халык бу мизгелдә   балаларыбызның  иманлы, тәүфыйкълы, ата-анага да, авылыбызга да игелекле булып үссеннәр дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылалар иде. Хәзрәтебез динебезне яшь буынга, халыкка барып җитсен өчен нинди генә матур чаралар уйлап тапмый. Мәүлед ае башыннан ук балалар бакчасына һәм башлангыч мәктәпкә йөрүче балалар  арасында “Һәр изгелек-сәдака” дип исемләнгән кошларга җимлекләр ясау бәйгесе игълан итте. Әти-әниләр балалары белән бергәләп үзләренең фантазияләрен эшкә җигеп кошларыбызга сокландыргыч , хәтта  заманның соңгы “тәләпләренә” туры китереп ике, өч катлы катежлар сүрәтендә, профнастил һәм сайдинг түбәле итеп җимлекләр ясаганнар. Ниндиләре генә юк! Әби-бабайларның сокланулы карашлары балаларда әтиләре белән горурлану хисләре уятты. Хәзрәт бәйгегә йомгак ясап балаларга, әти-әниләргә  “Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре булсын! Безнең өсләребездә кошлар хакыда бар, җир ана күкрәгенә ак кар түшәлде  кошларыбыз бер кайдан ризык таба алмый, без аларны туендырып торсак зур савапларга ирешербез. Сәхәбәләребездә мәчеткә намазга барганда кошларны ризакландыра торган булганнар”-диде. Ризык салынган җимлекләр мәчетебез каршындагы алмагачларга эленде,  чыпчык-песнәкләр җыелды балаларга аларны күзәтеп һәрдаим ризыклар куеп тору йөкләнде. Мәчеткә аяк атлап кергән кешенең күңелендә ихласлык, гамәлләрендә игелеклелек кенә була. Балаларыбыз да шуны аңлый. Әби-бабайларның сокланулы карашлары балаларда әтиләре белән горурлану хисләре уятты. Игелеклелекнең әнә шулай кечкенә генә гамәлләрдән башлануын аңлаган балалар юлларында ялгышмаслар дип ышанасы килә. Ә бүгенгә әле аларны саклаучы догалы  әби-бабалары, иманга юл күрсәтүче мәчетебез бар. Мәхәллә исеменнән зур әзерлек белән Мәүлид бәйрәменә кергәннәре өчен  балаларга , укытучылары Нурания Мөсаяф кызыны, әти-әниләренә зур рәхмәт әйтеп бүләкләр тапшырылды. Хәзрәт бүләккә дини календарьлар тапшырып алдагы елда да шушы календарьга карап дини   бәйрәмнәрне көтеп алып  матур-матур шигырьләр,  Коръән сүрәләрен, догаларны өйрәнеп торыгыз, өйдә дә әти-әниләрегезнең исләренә төшереп торыгыз диде.
  Балалардан соң бәйрәмне өлкәннәр дәвам итте. Бар табын бергәләп пәйгамбәребез салаватлар әйтте. Авылыбызда башка авыллардан үзгә буларак үзләре мөнәҗәтләр иҗат итүче апаларыбызда бар, алар безнең “энҗе” бөртекләребез, мәчетебездә үздырган һәр мәҗлеснең күрке алар. Апаларыбыз күңелләрнең иң нечкә кылларына үтеп керерлек итеп мөнәҗәт әйттеләр. Хәзрәтебез мәчетебез каршында мөнәҗәтчеләрдән генә торучы “Ихлас” төркеме булдыру кирәклеген әйтте. Ни кызганыч, оста мөнәҗәтче  Әлфинур абыстаебызның безнең янда булмавы бар халыкны юксындырды , урыны фирдәвес җәннәтләрендә булсын!

             Дини йолаларны, бәйрәмнәрне төп тәрбия чарасы итеп кабул итүче авыл башлыгыбыз Гөлсинә Зәкәрия кызы, ветераннар Советы җитәкчесе Идиятуллин Әхсән абый һәрвакыттагыча, көн салкынына карамыйча, күчтәнәчләр белән мәчеткә килгән авыл өлкәннәренә, аларны түгәрәк табын артында тәмле ризыклар пешереп  каршылаган пешекче хатын-кызларыбызга җылы сүзләрен, олы рәхмәтләрен җиткерделәр, авылдашларның бердәм, ярдәмчел булуларына чиксез сөенүеләрен  белдерделәр. Соңыннан хәзрәтебез Коръән сүрәләре укып барча бездән дога өмет итеп торучы әти-әниләребез, авылдашларыбыз рухына дога кылды. Җәмәгать белән намаз укылды.  Барча халык Мәүлид бәйрәменнән   бер-берсенә исәнлек-саулык, дөньяларның имин булуын , алдагы Мәүлид бәйрәмнәрендә күрешүләрен теләп таралыштылар.     

Азнакай районы Татшуган авылы

Айсылу Исламова  укытучы.  

 

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.