Татшуганга Түбән Кама имамы Йосыф Давлетшин килде

д.Татшуган. Фото Раниль ИсламовКорбан — кардәшлеккә Аллаһының олы бүләге

Менә икенче ел авылыбыз мәхәлләсе, җирле үзидарә Корбан бәйрәмен “Корбан – кардәшлеккә Аллаһының олы бүләге” дигән исем астында, зурлап үткәрә. Гает иртәсендә авыл картларының җыелышып Аллаһ йортына тәкъбир әйтеп төшүләре,  Равиль хәзрәт Давлетовның изге бәйрәм белән котлап, вәгазь сөйләве барча халыкның күңелендә бәйрәм рухы уятты. Гает намазы укылганнан соң, Аллаһы ризалыгы өчен ниятләгән корбаннарын чалырга ашыкты халык. Быел корбан чалучыларның башка елларга караганда күбрәк булуы тагын да куанычлы иде.

“Корбан” сүзе гарәпчәдән “якынаю”, “якын булу” дип тәрҗемә ителә. Бәйрәмебезнең максаты да, беренчедән, Аллаһы Тәгаләнең кушканын үтәп, корбаннар чалып, Аңа якынаю булса, икенчедән, кардәшләребез, туганнарыбыз, авылдашларыбыз белән очрашу, араларны якынайту иде. Читтә яшәүчеләргә алдан ук чакырып хәбәрләр җибәрелде.

Аллаһы Раббыбыз Коръәннең “Тәһә” сүрәсенең 60нчы аятендә “Балалар – бу дөньяның зиннәтедер”, дигән. Мәдәният йортында башланган бәйрәм тантанасын азан әйтеп, Аллаһ юлына өндәгән шигырьләрен укып, ак кәгазьдәй чиста күңелле, гөнаһсыз сабыйларыбыз ачып җибәрде. Балаларның “Аллаһка юл – балалар күзлегеннән” дип аталган рәсемнәр һәм аппликацияләре дә, сөйләгән сүзләре дә, үз-үзләрен тотышлары да ихлас һәм эчкерсез иде. Хәзрәтебез Равил, район советы депутаты Ирек абыйларының кечкенә генә бүләк һәм күчтәнәчләренә чын күңелдән сөенде алар.

Бу изге бәйрәмгә олы кунак – Түбән Кама шәһәре мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның килүе нур өстенә нур булды. Аның вәгазьләрен еш ишетсәк тә, ихлас әңгәмә, борчыган сорауларга җаваплар алу күңелләребезне тагын да сафландырды, иманыбызны баетты.

Гаетнең дәвамы мәчеттә корбан табыны артында дәвам итте. Мәҗлесне Йосыф хәзрәт Коръән укып башлап җибәрде, барча әрвахларның рухларына багышлап, чалган корбаннарыбызның Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булуын теләде, Аллаһы Раббыбызга һәрчак якынаерга омтылырга, кардәшләр белән туганлык мөнәсәбәтләрен сакларга, авылдашлар белән бердәм һәм тату булырга өндәде.

Табын мулдан иде. Авылыбызга, мәчетебезгә һәрчак ярдәм итеп торучы Рафаэл Хәйруллинның, көрәшче Рәйхан Асыловның, авылдашыбыз Дамир Хөббәтуллинның корбан тәкәләреннән, читтә яшәүче бертуганнар Гөлзирә, Гөлсинә, Гөлфирә Салиховалар, Мирзанур абый Хәбибуллин әзерләткән аш-судан, авылда яшәүчеләр, кунакларның күчтәнәчләреннән авыз итте халык. Бәйрәмгә килә алмаган өлкәннәргә дә, инвалидларга да өлеш чыгарылды корбан итләреннән.

Шушылай зурлап үткәрелгән корбан бәйрәме, чыннан да күптән күрешмәгән авылдашларны күрештерде, бер-берсенә якынайтты. Аны оештыручыларга һәркем рәхмәтле калды. Ә иң мөһиме – күңелләребез чистарып, җаныбыз тынычланып, Аллаһы Тәгаләгә күпмедер якынаюыбызны тоеп, канәгатьләнү хисләре кичереп таралыштык изге бәйрәмнән.

Айсылу Исламова, укытучы, Татшуган авылы

http://www.aznakaevo-rt.ru/

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.