Татшуган авылында Корбан бәйрәме зурлап үткәрелде

DSCN1539Алтын көзнең җылы кояшына иркәләнеп, алдан ук хәстәрләнеп, госелләнеп-тәһарәтләнеп, авыл урамнарына бәйрәм рухы таратып, бәйрәмчә киенгән түбәтәйле авыл агайлары, ак яулыклы әниләребез-әбиләребез, бала-чагалар, чит шәһәрләрдә яшәүче авылдашлар, якташлар, авылыбызның җирдәге иман йорты булган мәчетенә кунакка, изге корбан бәйрәменә ашыктылар . Барча халыкның күңелендә бәйрәм шатлыгы. Хәзрәтнең мәчет манарасыннан авыл өстендә яңгыраткан вәгазен ишеткәч, берәү дә өендә кала алмады.

Башка еллардан аермалы буларак , бәйрәм мәҗлесе быел гаетнең икенче көнендә үтте. Гает көнне авыл халкының күбесе үзләре корбан чалды һәм туганнарын, якыннарын чакырып кунак итте. Мәхәллә халкы бу бәйрәмне ел буена сагынып көтте. Алдан ук авылдашларыбыз Гайсинә Җәмилә Минһаҗетдин кызы (әтисе исеменнән) , Хайруллин Рафаэл Талибулла улы шушы мәчеттә узган корбан мәҗлесенә корбанлык бәрән бирделәр барча якыннарын һәм авылдашларын табынга җыйдылар .

Авыл имамының ихластан сөйләнгән вәгазе барча халыкны дингә өндәү, кардәшлек хакын үтәп, араларны якынайтырга чакыру иде. Без бер-беребезгә бик якын, Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә «Мөселман үзара кардәш» диде (Бүлмәләр сүрәсе,10 аят). Пәйгамбәребез: «Мөселман икенче мөселманга кардәштер» дигән» -дип Аллаһ сүзләрен, хәдисләрне халыкка җиткерде.

“Ватанны ярату – иманнан ул” (Пәйгамбәребез хәдисе).

Равил хәзрәтнең күңелләрнең иң нечкә җиренә үтеп керүче бәйрәм вәгазе шушы хакта иде. Ватан ул — безнең туган йортыбыз, олы дөньяга чыгарга юл күрсәткән мәктәбебез, кайгыда да, шатлыкта да үзенә сыендырган туган авылыбыз, мәрхәмәтле, киң күңелле авылдашларыбыз.

Мөселман кешесе купшы сүзләр сөйләп, авылымны яратам, дип кычкырып йөрми. Туган җирен, якыннарын яратуы аның иманлы булуында, юмартлыгында. Әлһәмдүлиләһ, бүген авылыбызда балалар бакчасында 26 бала йөри һәм дөньяга килгән һәр сабый өчен барчабызда сөенә беләбез, яшьләр никахлашып торалар аларга Аллаһы Тәгаләдән гаилә бәхете сорыйбыз, дөньяви гомерләре тәмам булып ахирәткә күчүче кардәшләребезне хөрмәтләп соңгы юлга озата беләбез. Шушы изге гает көннендә алар рухына Коръән сүрәләре укып , барча кардәшләр кул күтәреп дога кылдылар (ахирәтләре җәннәтле булсын әмиин!)

Иман йорты күңелләрне нечкәртә, калебләребезне сафландыра. Туган нигезләрен саклап, шунда төпләнеп калган һәм әти-әни хакын үтәп аларны тәрбияләп соңгы юлга озаткан авылдашларым белән чын күңелдән горурланабыз. Ата-баба йортларының җылысын саклап, атна ялларында кайтып йөрүчеләр каралты- кураны игътибарлап торучылар игелекле күршеләренә, нигез- йортлары таралганнар киң күңелле авылдашларына, авылны күркәм итеп, халкын бер йодрыкка туплап тота белгән авыл җирлеге башлыгына, иман сагында торучы авыл имамына эчкерсез рәхмәт хисләрен җиткерделәр..

Авыл Җирлеге башлыгы Мияссарова Гөлсинә Зәкәрия кызы да бәйрәм белән котлап, авыл халкына динебезне куәтләп, тәрбияле, иманлы балалар үстергәннәре өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. Мәҗлесне балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөрүче балалар дәвам итте. Алар дин дәресләрендә алган белемнәрен күрсәтте, ятлаган Коръән аятләрен, догалар сөйләде. Әнә шулай Авыл эчендә үткәрелгән чараларда төрле буын вәкилләренең катнашуы күркәм традиция, үтемле тәрбия чарасы булып тора. Балалар өлкәннәр янында үзләрен тәртипле тотарга өйрәнә, аларның матур үрнәкләрен сеңдереп үсә.

Ризыктан сыгылып торган мул табыннар — авыл кешесе китергән нигъмәт. Әнә шулай бер-берсен сөендерергә,  Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алып, савап җыярга, кардәшлек арасын якынайтырга ашыга авылдашлар. Бер табында очрашкан авылдашлар, якташлар  күрешеп, сөйләшеп, серләшеп туя алмадылар.Бик озак таралышалмыйча тордылар. Аллаһы насыйп итсә, Мәүлид бәйрәмендә кабат очрашырга сүз куешып таралышты алар.

Айсылу Исламова

Азнакай районы Татшуган авылы

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.