Татшуган мәчетендә Ифтар мәҗелесе үтте

ShmbzL988YAҖиһанда бөек ай, айларның солтаны булган Рамазан ае хәкимлек итә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Көннәрнең олугысы – җомга көне, ул ике гает, Гарәфә, Гашүрә көннәреннән дә олуграк. Кичәләрнең олугысы – Кадер кичәсе, айларның олугысы – изге рамазан ае». Күпләребез Аллаһы ризалыгы өчен ураза тота, ифтар мәҗлесләре оештора. Уразадагы мөһим гамәл ул – авыз ачтыру. Әлеге айда ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм һәм бик тә саваплы гамәлләрдән санала. Пәйгамбәребез: «Рамазан аенда ризык арта. Кем бер ураза тотучыга авыз ачтыра, аның бу эше гөнаһлары кичерелүгә, тәне уттан котылуга сәбәп була. Ураза тотучыга уразасы өчен күпме әҗер булса, аңа да шул кадәр савап була. Моның белән ураза тотучының әҗере һич кимемәс», — дип өммәтен юмартлыкка чакырды. Пәйгамбәребез бу хакта әйткәч, сәхабәләрнең кайберләре уфтандылар. “Йә рәсүлуллаһ, ул савапны ничек алыйк? Өебездә бер тәгам ризык та юк бит”, — дип сорадылар алар. Пәйгамбәребез исә: “Әгәр дә өегездә ризык юк икән, ураза тотучыга авыз ачканда бер йотым су тәкъдим итеп булса да, бу савапны алыгыз”, — диде. Әйе, гадәти вакытта яхшы бер эш өчен 10 савап язылса, Рамазан аендагы изгелеккә 700 савап бирелә. Менә ни өчен Рамазанда күбрәк яхшы гамәлләр кылырга кирәк!

Рамазан аеның иң беренче җомгасында, Азнакайда яшәп гомер итүче авылдашыбыз, авылыбызда үткән бик күп хәйрия чараларына һәр даим ярдәм итеп торучы , Татарстанның атказанган нефтчесе, нефт чыгару сәнәгатендә Дәүләт премияләре иясе , озак еллар «Татнефть»оешмасында җитәкче урыннарда эшләгән Маннанов Фәнис Нурмөхәммәт улы һәм аның хәләле Шөгаеп кызы Наилә апалар авылыбыз мәчетенә барча авыл халкын, туганнарын, якыннарын җыеп ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Башта халык авыл имамы Равил хәзрәтнең уразага, дингә багышланган вәгазен тын да алмыйча тыңлады . Ул үзенең вәгазендә: “Бер табында җыелу — Аллаһның рәхмәте ул. Ә инде ифтар мәҗлесенә малы белән ярдәм итүче кеше Аллаһы Тәгалә каршында бик тә саваплы булып санала, Сездән дога өмет итүче әти-әниләрегез, якыннарыгыз рухына да олы саваплар ирешә» — дип искәртеп узды. «Бүгенге мәҗлес кардәшлек, туганлык ,авылдаш араларын тагын да якынайтты»-диде. Мәхәлләдә узган Рамазан аеннан бу Рамазан ае арасында эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, ирешкән уңышлар белән барлык кунакларны таныштырып узды. Быел безнең җирлектә яшәүчеләргә уразаны 20 сәгатьләп тотарга туры килә. Хәдисләрдән мәгълүм булганча, фәрештәләр ураза тотучыларның гөнаһларын кичерүне сорап догалар кыла. Алла боерса, безнең ураза тотучы мөселманнарга догалар күбрәк тә ирешер, алар бит дөньяның башка җирләрендә яшәүчеләргә караганда уразаны озаграк тота. Монда да Раббыбызның бер хикмәте бар. Җирле авыл башлыгы Гөлсинә Зәкәрия кызы барча халыкны изге Рамазан ае белән тәбрикләде. Авылыбыз халкын тагын да динле, бер-беребезгә ихтирамлы һәм игътибарлы булырга чакырды һәм Манананов Фәнис абыйларның авлыбызга һәр даим ярдәм итеп торуларын, шушы авылыбызның иман йорты булган мәчетебезне төзүдә дә аларның зур көчләре кергәнлеген әйтте. «Ә инде бүгенге ифтар мәҗлесен оешторып авылдаш һәм туганлык араларын якынайтып олы үрнәк күрсәттеләр» диде. Озак еллар авылыбызда имам булып торган Фәрәгат хәзрәттә . «Мәчет төзелгән елларда(моннан 23 ел элек) ифтар мәҗлесләрендә 3-4 кеше генә була идек, бүген ифтарга олысы да, кечесе дә җыелган , мәчетебез тулы халык» дип авыл халкының дингә килүенә сөенүен җиткерде. Хәзрәтләр Коръән сүрәләре укып барча якыннар, әти-әниләр , авылдашлар рухына дога кылды.Зәм-зәм суы белән авыз ачып, ахшам намазын укыганнан соң, мөселманнар мул табын артында, Аллаһның ризалыгын өмет итеп, тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйланды. Соңыннан тәравих намазлары укып .,барча килгән авылдашлар ифтар мәҗлесен оешторган Манановлар гайләсенә, Равил хәзрәткә һәм аш пешерүчеләргә рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Айсылу Исламова

Татшуган авылы.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.