Туйкә авылында Мәүлит бәйрәме

image2016 нчы елның 3 нче гыйнвар көнне Туйкә авылы мәчетендә Мәүлит бәйрәме үтте. Альберт хәзрәт барча бәйрәмгә килүчеләрне котлады һәм Ислам нигезен өйрәнү курсларына йөрүче шәкертебез Зәлия Мотигуллинага бәйрәмне ачып җибәрер өчен сүз бирде.

Мотигуллина Зәлия Мәүлит бәйрәменең кайчаннан үткәрелә башлавы турында җиткерде һәм Коръән уку өчен сүзне Ислам нигезен өйрәнү курсларына йөрүче шәкерт Азат Якуповка бирде. Ул, Коръәннән сүрәләр укып, мәҗлесебезне ачып җибәрде.

Аннары 1 нче, 2 нче сыйныфларда укучы шәкертләр пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в.нең касыйдәсен укыдылар, бик күп салаватлар әйттеләр.

Мөхтәсиб Азат хәзрәт үзенең вәгазендә Мөхәммәд Мостафа с.г.в.нең олуг кеше икәнлеген дәлилләр белән аңлатып бирде. Район күләмендә үткәрелгән «Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа с.г.в.гә хат» конкурсында җиңеп чыккан ике шәкерткә, Якупов Азат белән Мотигуллина Зәлиягә, Азнакай мөхтәсибәтенең дипломнарын һәм кыйммәтле бүләкләрен тапшырды.
Мәчеткә авылыбыздагы һәм шәһәребездән кайткан кунаклар пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в.нең Мәүлитенә килгәннәр иде.
Азнакай муниципаль районы эшмәкәрләре берләшмә җитәкчесе, район советы депутаты, Әнвәр Ансар улы Җиһангиров Марсель Шәйдуллин һәм үз исеменнән барча җыелган халыкны Мәүлит бәйрәме белән котлады, алга таба да мәчетебезгә Ислам динен тарату буенча зур уңышларга ирешүен теләде.
Авыл җирлеге башлыгы Регина Рамил кызы мәчетебезнең балалар белән эшчәнлегенә зур бәя бирде. Шушы бәйрәмне әзерләгән балаларга үзенең бүләкләрен тапшырды.
Альберт хәзрәт 2016 нчы елны авылыбзда «Минем шәҗәрәм» конкурсын игълан итте. Үрнәккә үзенең шәҗәрәсен тәкъдим итте. Җиңүчегә – электрон Коръән.
Соңыннан мәҗлесебез бәйрәм табыны артында үтте. Бик тәмле хәләл ризыклар ашап, Өйлә намазын укыгач, барыбыз да өйләребезгә иман
нурлары алып таралыштык.
Якупов Азат,   Ислам нигезен өйрәнү курсларына йөрүче 2 нче сыйныф шәкерте

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.