Туйкә авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме үтте

БезымянныйТуйкә авылы мәхәлләсе, җирле үзидарә рөхсәте белән, 6 нчы гыйнвар көнне авыл мәчетендә зурлап Мәүлид бәйрәме үткәрде.
Коръән укып, бәйрәмне ачып җибәргәч, Альберт хәзрәт мөфтиебез Камил хәзрәт Самигуллинның Мәүлид бәйрәме котлавы белән таныштырды.
Мәчетнең ревизия комисиясе отчеты тыңланды, яңа ревизия комисиясе сайланды. Аннары балаларга сүз бирелде. Алар, шушы өч ай эчендә үзләренең нәрсәгә өйрәнгәннәрен, тәҗвид кагыйдәләрен, Коръәннән сүрәләр укып, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтеп, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Алардан соң мәчет каршындагы курсларда укучы әбиләребез сүз алды. Алар пәйгамбәребезнең тормыш юлын, салаватлар әйтә-әйтә сөйләп бирделәр.
Мәҗелес табын артында дәвам итте. Табын мулдан иде. Мәчетебезгә һәрдаим ярдәм күрсәтеп торучы хуҗалыгыбыз җитәкчесе, шушы бәйрәмгә багышлап корбан чалдырган иде, шушы корбан итеннән плау пешереп, бар килгән кешене әбиләребез кунак итте.
Шушы бәйрәмне хәзерләүдә, аеруча актив катнашкан балалар дипломнар белән бүләкләнде.

Шушылай зурлап үткәрелгән Мәүлид кичәсе, күптән күрешмәгән авылдашларны күрештерде, бер-берсенә якынайттты. Аны оештыручыларга һәркем рәхмәтле калды. Бу бәйрәмнән күңелләребез чистарып, җаннарыбыз тынычланып, әз генә булса да Аллаһка якынаеп, азаннар тыңлап, өйлә намазларын укып, канәгәтләнү хисләре кичереп өйләребезгә таралыштык, дип хәбәр итте безгә Туйкә авылы имам хатыйбы Альберт хәзрәт Латифуллин.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.