Туйкә авылы мәчете

Азнакай р-ны  Туйкә мәчетеТуйкә авылында 1900 елларга кадәр манаралы зур мәчетләр булмый, намаз укулар гади йортларда бара.
1900 елда бер боярның өч бүлмәле итеп, юкә агачыннан буратылган бурасын сатып алалар, шуны алып кайтып түбән очта манаралы мәчет салына. Ләкин бу мәчеткә бар авыл халкы сыймый башлый .
1908 еллар тирәсендә югары оч мәхәлләсе өчен тагын бер мәчет салына.

ХХ гасыр башында авылда инде ике мәчет була.


1937-1938 еллар тирәсендә мәчет манарасы кисеп төшерелә.

1960 елларга кадәр бу бина клуб вазифасын үти, аннан аны сүтеп, алты почмаклы итеп бурап, су буена балалар бакчасы итеп салына.

2006 елда авылыбыз уртасында “Уразай” җәмгыяте директоры Р.А. Мөхәммәдъяров инициативасы белән яңа мәчет салына, 29 декабрь, Корбан бәйрәме көнне, Туйкә авылы мәчете эшли башлый, имам булып Мирзаһит хәзрәт сайлана.
Туйкәдә 18-19 гасырларда дини эшләрне башкаручыларның исемнәре дә мәгълүм:
Туйкә исемле карт белән бертуган Әхмәр исемле кеше була. Әхмәрнең нәсел дәвамчылары булган оныклары – муллалыкка укыйлар, указлы мулла исемен алалар, авылда дини йолаларны алып баралар.
1791 елда Әхмәр картның оныгы Баһман, аннары Әхмәткәрим, Минһаҗетдин, Сәләхетдинбохар мулла, Хөсәен мулла, Муса, Вилдан хаҗи, Минаҗ мулла 1935-1937 елларга кадәр шушы изге эшләрне алып баралар.
Бәек Ватан сугышыннан соң түбәндәге кешеләрнең имам булып торулары мәгълүм: Шәрәфиев Галәлетдин, Сафин Шәрипҗан, Латифуллин Шәмсулла, Зәкиев Мәгъсүм, Ханнанов Наил, Ханнанов Мирзаһит, Гилфанов Фоат.
2011 елның октябреннән имам-хатыйп вазифасын Латифуллин Альберт Шәмсулла улы алып бара.

Мәчет каршында мәдрәсә эшләп килә, дәресләрне Альберт хәзрәт алып бара.

Туйкә авылы иман кичәсе Туйкәдә иман кичәсе

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.