Туйкә авылы мәчете шамаилләре

туйкәТР МДН игълан иткән “Минем өемнең шамаиле” республика акциясе кысаларында татар шамаилләре конкурсы үткәрелә. Конкурска тәкъдим ителгән чираттагы эшләрне Туйкә авылы имам- хатыйбы Альберт хәзрәт Латыйфуллин юллаган. Хәзрәт безне авыл мәчетендә сакланучы шамаилләр белән таныштыра.

«Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин, хәзрәтләр укуында, Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан шамаилләр конкурсы оештырылуы хакында сөйләде. Шул чакта Туйкә авыл җирлегенә караган Камышлы Күл авылы хезмәт ветераны Галиев Рәфис Җәмил улы күз алдыма килде. Туйкә мәчетен ачкан чагында, ул үз куллары белән иҗат иткән 5 шамаилен мәчетебезгә бүләк итте. Әле аның эшчәнлеге моның белән генә бетми, ул Камышлы Күл авылы зиратына җирләнгән һәр кешенең исемен, фамилиясен, әтисенең исемен,туган һәм вафат булган көннәрен язып, элмә такталар ясап, үз куллары белән аны урнаштырып чыккан шәхес тә. Рәфис абый нефть чыгару оешмаларының берсендә рәссам-бизәкләүче булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Аның язган картиналарында табигать күренешләре, шамаилләр зур урын алып тора. Шулай ук Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани кебек олуг шәхесләребезгә багышланган иҗат эшләре бар. Рәфис абый хатыны Гөлсинә апа белән өч ул (аларның берсе Татарстанның атказанган артисты, җырчы Равил Галиев) үстерде. Аллааһка шөкер итеп, бар булганына куанып, Азнакай районы Туйкә авылы җирлегенә караган Камышлы Күл авылында матур гына яшиләр. Хөрмәтле ветераныбызга быел 81 яшь тула», — дип яза безгә Туйкә авылы имам- хатыйбы Альберт хәзрәт Латыйфуллин.

http://dumrt.ru/news/news_9502.html

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.