Уразай авылы мәчетләре

Уразай мечеть 1968 г. Азнакаевский р-нАзнакай районының Уразай авылы, элекеге гасырлардан ук,  ике мәчетле авыллар исемлегенә кергән.

Беренче мәчет Азнакай ягыннан кергәндә сул якта була, аның хәтта мәдрәсәсе дә булуы мәгълүм, соңрак ул мәдрәсәне тегермән итеп үзгәртәләр (бу бина бүгенге көндә дә сакланып калган!).
Совет чорында мәчет урыны буш тора, бары тик 1994 елны гына монда «Уразай» җәмгыяте директоры һәм халык белән бергәлектә бурадан яңа мәчет төзелә. Мәчет ачылганнан соң, аның беренче имамы Зәйнулла хәзрәт була, аннан соң яшь имам Мәгъсүм хәзрәт Җомга һәм бәйрәм намазларын алып бара. Бүгенге көндә бу мәхәллә белән Нәҗеп хәзрәт Хафизов җитәкчелек итә.
Икенче мәчет исә, түбән очта була, ул 1918 елда төзелеп бетә, әйтергә кирәк, бу мәчет хәтта Совет чорында да җимерелми. 1965 елларда гына аның эшчәнлеге туктатыла, 1978 елныың июль аенда мәчетнең манарасы, искерү сәбәпле, авып төшә, шуннан соң гына мәчет сүтелә.

Озак еллар  мәчет урыны буш тора, 2004 елда авыл халкы көче белән шушы урында ук яңа мәчет төзелә башлый һәм 2007 елның 12 июлендә ачыла. төзелеш җитәкчесе, проектлаучы имам — Фоат Гәләүетдинов.

Элекеге чордагы имамнарның да исемнәре мәгълүм: Хаҗимулла Хөсәенов, Гариф Шәрипов, Латифулла Галиуллин, Мөхәммәтзакир Шәмсетдинов. Указлы имамнар: Гарәфетдин хәзрәт һәм Фәтхелбаян хәзрәт.

 

 

 

 

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.