Урсай авылында «Җәннәт аналарның аяк астында» кичәсе үтте

DSC015435 март көнне Азнакай районы Урсай авылы мәдәният йортында «Җәннәт аналарның аяк астында» исемле кичә үтте. Әлеге кичә хөрмәтле хатын-кызларыбызга: әбиләргә һәм әниләргә, кызларга һәм апаларга, багышланган иде.
Әлеге бәйрәмдә Азнакай мөхтәсибәте вәкилләре дә катнашты. Кичәне матур итеп азан әйтеп, яшь хәзрәт — «Азнакай нуры» мәчете имамы, Мәгъсүм Ашрапов ачып җибәрде, аннан соң Габденнур хәзрәт әниләргә багышланган үтемле вәгазен сөйләде. Ә сәхнәгә Коръән укырга чыккан 9 яшьлек Мәрьямне бар халык, тын да алмыйча тыңлады.

Кичәнең икенче өлешендә мәктәп укучылары һәм «Ләззәт» бию ансамбле үз осталыкларын күрсәтте, халыкка күтәренке кәеф бүләк итте.
Кичәне алып баручы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Фәйрүзә Сәет кызы Гарифуллина бу бәйрәмдә без халкыбызның барлык матур сыйфатларын ачып бирергә тырыштык дип аңлатып китте: «Иң беренче чиратта югары әхлакый кыйммәтләрне — аналарга, хатын-кызларга булган хәрмәтне, аларның гаиләдә тоткан урынын, тәрбиялелеген аңлатырга тырыштык. Шулай ук балаларның ата-аналарына, туган җиренә, иленә мәхәббәте һәм тугрылыгы хакында да онытмадык, олы яшьтәге ветераннарыбызны да котладык.»
Бу бәйрәмнән бар авыл халкы күтәренке кәеф белән таралышты. Чөнки залда утырган укычылар да, әти-әниләр дә, ветераннар да үз күңелләренә хуш килгән рухи азыкны таптылар бу кичәдә.

Бәйрәмне оештыручылар   дин вәкилләренә дә, килгән кунакларга да чәй табыны әзерләп, рәхмәтләр әйтеп, хөрмәтләп озатып калдылар.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.