«ЯРДӘМ» укыту-тернәкләндерү үзәгендә курслар узды

DSC0000420-23 апрель көннәрендә “Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәгендә мөхтәсибәт хезмәткәрләрен социаль-хәйрия эшчәнлеген оештыру һәм үткәрүгә өйрәтү буенча курслар оештырылды. Әлеге курсларда мәчетләрдә нинди тармакларда эшләү, төрле катлам вәкилләре, мохтаҗлар, инвалидлар белән эшләү буенча тәҗрибә уртаклашу булды. Мөхтәсиб ярдәмчеләре шулай ук төрле даирә әһелләре белән очрашты, бу ятимнәр белән күп еллар эшләгән укытучы-тәрбиячеләр дә, бизнессменнар һәм күзләре күрмәүче, ләкин диндә һәм тормышта актив булган мөселманнар да.
Шулай ук курска килүчеләр төрле мастер классларда катнашып, практик дәреләр дә үттеләр.
Азнакайдан әлеге курсларда «Иман» мөслимәләр үзәге вәкиле Гүзәл ханым Ханнанова катнашты.

«Бу курслар бик файдалы һәм кызыклы үтте, мәчетләр һәрвакыт эшләп торсын өчен, халыкны төрле яклап җәлеп итәргә кирәк икәнлеген аңлаттылар, ятимнәр, мөмкинлекләре чикләнгәннәр, тормыш авырлыгына дучар булган гаиләләр белән эшләү тәҗрибәсенә өйрәнеп кайттык» , -диде безгә биргән әңгәмәсендә Гүзәл ханым.

 
Укуларда мөхтәсибәт хезмәткәрләре, урта һәм югары дини белем бирү йортлары мөгаллимнәре, шулай ук социаль-хәйриячелек белән турыдан-туры шөгыльләнүче 50 якын кеше катнашты.

Курсларның ябылу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Мөфти үзенең чыгышында социаль хезмәтнең мәгърифәтчелек эшчәнлеге кебек үк нәзарәт өчен әһәмиятле булуын әйтте. Мөхтәсибәт вәкилләренә социаль-хәйриячелек юнәлешендә активрак эшләргә өндәде. Шулай ук Камил хәзрәт ТР МДН якын үткәрәчәк яңа чаралар белән таныштырды.

Чарада мөфти урынбасарлары – Илдар хәзрәт Баязитов һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнаштылар.

Әйтергә кирәк, әлеге курслар беренче тапкыр оештырыла. Максаты – район мөхтәсибәтләрендә социаль эшчәнлекне оештыру һәм үстерү.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.