Азнакайдан Рөстәм Шакиров республикакүләм «Яшь вәгазьче» конкурсында катнашып махсус бүләккә ия булды

vremya

Декабрь  аенда районда үткәрелгән «Яшь вәгазьче» конкурсында җиңү яулаган Рөстәм Шакиров 20 гыйнвар көнне Казанда республикакүләм «Яшь вәгазьче» конкурсында катнашып, махсус бүләккә ия булды, тиздән без аның «Азан» радиосында чыгышын тыңлый алачакбыз.

Бүген сезгә Рөстәм Шакировның «Вакытның кадере» дигән вәгазен тәкъдим итәбез.

«Вакытның кадере»

“Вакытны юкка исраф итүчеләр акчаны юкка сарыф итүчеләргә караганда күбрәк”. Күз алдыгызга китереп карагыз, безнең әле генә үткән бер минутыбыз соңгысы булырга мөмкин. Ышанасы килми, шулаймы?
Күптән түгел генә “Вакыт” дигән фантастик фильм карадым, әлеге фильмда кешеләр акча урынына бөтен нәрсә өчен вакытлары белән түлиләр һәм вакытның кадерен белергә өйрәнәләр.
Ә безнең тормыш бу фильмнан нәрсәсе белән аерыла соң? Әлбәттә, без үзебезгә ничә минут яки көн яшәргә калганлыгын белмибез, вакытны санаучы счетчикларыбыз да юк. Ләкин мөселман буларак үзебезнең бу җиргә вакытлыча гына килгәнлегебезне аңлыйбыз, билгеләнгән вакыт узгач үлем белән очрашачагыбызны да беләбез. Ә ни өчен соң без бүген бик тыныч яшибез?
Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйткән:
إِلَّا الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ وَتَوَاصَوْا بِالْحَقِّ وَتَوَاصَوْا بِالصَّبْرِ إِنَّ الْإِنسَانَ لَفِي خُسْرٍ وَالْعَصْرِ بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ
“Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1.Гасыр белән ант итеп әйтәмен ки.
2. Дөреслектә адәм баласы хәсрәттәдер, кадерле гомерен дөнья өчен генә әрәм итеп зур зарарлануда, кимчелектәдер.
3. Мәгәр Коръән өйрәткәнчә дөрес юл белән чын иман китереп Ислам динен кабул иткән, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, Коръән дәлилләре белән, хактан һич тә аерылмаска бер-берсен өндәшкән, һәм тормыш вә дин мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга сабыр итәргә чыдамлы булырга бер-берсен өндәшкән хак мөэминнәр генә зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар”. (Гаср сүрәсе).
Имам Шәфигый: “Кешеләр бу сүрәнең тирән мәгънәсенә төшенсәләр, аларга шул да җитәр иде”, — дигән. Бу сүрәне сәхәбәләр бер-берләренең исләренә һәрдаим төшерә торган булганнар. Безнең дә һәрберебез Гаср сүрәсен уку белән үзенең тормышына, эшләгән эшләренә бәя бирә ала. Гомеребезне, көннәребезне ничек үткәрәбез соң?
Әйдәгез әле бүгенге яшьләргә игътибар итик, бүген аларның гомерләре ничек үтә? Барыбыз да күреп торабыз, техника заманы дигән булып яшьләр кулларында төрледән төрле телефоннар, планшетлар, “синдә нинди уеннар, нинди приложениялар бар, сине кайсы челтәрләдә табып була, һ.б.” дигән сораулар аларны күбрәк борчый, 10 яштән алып 40 яшькә хәтле һәркем бу сораулар белән таныш, ә бездән алда яшәгән буын нәрсә белән шөгыльләнгән соң?
Әйтик, дөньякүләм танылган галим Ибн Сина 10 яшендә Коръәнне тулысынча яттан белгән, 20 яшендә инде медицинаны өйрәнеп, кешеләрне дәвалый башлаган. Имам Нававины карыйк, ул 40 яшенә кадәр яшәгән, 500 китап язып калдырган. Яки безнең милләттәшебез Габдулла Тукайны гына алыйк, 27 яшендә вафат булуга карамастан ул 5 томлык 400 шигырь, 350 әсәр язган. Тагын бер танылган галим Ибн Җәүзиягә бер кеше килеп: “Мин бер уен өйрәтәм сиңа, әйдә шуны уйныйбыз” дигәч, галим “Вакытны туктатып тор алайса” дигән.
Уйланып карыйк әле, кардәшләрем, барысы да галимнәр, барысы да яшьләр, ни өчен алар шундый зур дәрәҗәләргә ирешкәннәр дә, ә без ирешә алмыйбыз? Бу бездән алда яшәгән буыннар вакытның кадерен белгән һәм аны дөрес куллнганнар дигән сүз түгелме соң? Нәкъ менә элек кешеләр вакытның кадерен белгәнгә күрә генә Ислам бар дөнья буйлап таралган, урта гасырлардагы барлык илләр, дәүләтләр Исламнан гыйлем һәм үрнәк алып яшәгәннәр! Ә бүген исә киресенчә, без Европа һәм көнчыгышка иярәбез. Үзебез гыйлем алырга, вакытның кадерен белергә теләмибез, шул вакытны изге гамәлләр кылу өчен файдаланмыйбыз. Кайсыбыз эле 30 яшенә җитеп берәр зур галимнең укычысы булды, яки яңа ачыш ясады, яки кешләргә файдалы булган китап язды? 20 яки 30 яшькә хәтле гомеребезне ничек үткәрдек соң без, яшьлегебезне нәрсәгә сарыф иттек? Ә бит Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә яшьлегебезне ничек куллануыбыз хакында аерым сорау бирәчәк! Әле генә үткәргән 1 сәгать вакытңны гайбәт сөйләп, телефоннан юк-бар хатлар языштыңмы яки файдалы гыйлем алып, кешеләргә ярдәм итеп, җәмгыятькә изгелек китереп үткәрдеңме, боларның барысы өчен дә җавап бирергә туры киләчәк.
Бүген тайм менеджмент, планирование, целепологание дигән сүзләрне еш иштергә туры килә, бу Исламга ят нәрсәләр түгел, киресенчә, Исламда һәр нәрсәнең вакыты бар: 5 вакыт намаз да төгәл вакытларда укыла, ураза да билгеле вакытта тотыла, хаҗ белән зәкәтнең дә вакыты билгеләнгән. Шулай булгач без башка эш-гамәлләребезне дә билгеле бер тәртиптә һәм вакытта эшләргә, аларны азагына хәтле җиткерергә сәләтле.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәләллаһү галәйһи үәссәләм) үзенең бер хәдисендә: “ Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, хасталык килгәнче — сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы — буш вакытыңның, картлык килгәнче — яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче – байлыгыңның” дигән. Әйе, бүгенге көндә без — яшьләр, безнең көчебез дә күп, хыялларыбыз да бай, энергиябыз да ташып тора, безгә бары тик үзебезне кулга алып, тәрбияләргә генә кирәк, үзебезнең һәр гамәлебез өчен җәваплылык хисе тоеп яшәргә кирәк. Яшь һәм сәламәт чакта Аллаһ Тәгалә биргән вакытка шөкер итеп, киләчәккә планнар билгеләп, шул планнарны тормышка ашыру өстендә эшләргә тиешбез. Менә шул чакта вакытны кадерен белергә өйрәнә алабыз.
Элекеге Госманлы империясендә шундый бер йола булган, балалар укый торган мәдрәсәләр янына зиратлар сала торган булганнар, ни өчен? Балалар гомернең чикле икәнлеген, вакытның кадерен белеп үссеннәр өчен.
Әйе, безнең балаларыбыз да үсеп килә, алар бездән соң киләчәк буын, димәк җәмгыятьнең киләчәге дә безнең кулларда, без балаларга нинди үрнәк күрсәтсәк, алар шуны кабатлаячак. Мәсәлән, без, яшь гаиләләр, балаларны вакытның бәрәкәтен белергә әти-әни, туганнар аша өйрәтә алабыз. Гадәттә, шәһәрләрдә яшәүчеләр, әти-әниләре янына туган якларына атнага бер булса да кайтып хәлләрен белә, ә кемдер дөнья эшенә бирелеп моңа да вакыт тапмый. Димәк, бу яшьләр дөньяга вакытларын кызганмый, ә ата-анасына изгелек кылырга кызгана дигән сүз. Балаларыбызга вакытны дөрес гамәлләргә кулланырга өйрәтү дә безнең өстебездәге бурычларның берсе.
Алда сөйләнгәннәрдән чыгып шуны әйтәсе килә: Аллаһ безгә вакыт дигән зур нигъмәт биргән, һәрберебез шуңа шөкер итеп, һәр яшәячәк көнебезне алдан планлаштырып, изге гамәлләр кылып яшәргә тиешбез. Без барлык гамәлләребезнең нәтиҗәсен бу дөньяда да, ахирәттә дә күрәчәкбез.
Йә Раббым, һәрберебезгә вакытыбызның кадерен һәм бәрәкәтен белеп, көннәребезне һәм елларыбызны файдалы гамәлләр кылып яшәргә насыйп итсәң иде.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.