«ЯШЬ ВӘГАЗЬЧЕ» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАБЫЗ!

VagazТатарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында “Яшь вәгазьче” конкурсын уздыра. Конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйге башта мөхтәсибәтләрдә, РИУ һәм мәдрәсә студентлары һәм башка катнашырга теләүчеләр арасында оештырыла, аннары республика күләмендә уздырыла. Мөхтәсибәтләрдән эшләр 30 декабрьгә кадәр кабул ителә. 15 гыйнварга кадәр һәр мөхтәсибәт ике иң яхшы эшне жюрига юлларга тиеш.

Вәгазьләр ике телдә: татар һәм рус телләрендә кабул ителә. (Таләпләр: Times New Roman,14, интервал-1,5). Вәгазь 5-7 минут чыгыш ясарлык булырга тиеш. Ким дигәндә бер аять (сүрә һәм ничәнче аять икәне күрсәтелгән), бер хәдис (чыганагы күрсәтелгән) куллану сорала.

Конкурс темалары:

1.Интернет — анда бәрәкәт бармы?
2. Игелек эшләүдән туктадык…
3. Вакытның кыйммәте.
4. Исраф — гөнаһ.
5. Алдынгы мөселман: нинди ул?
6. «Коръән кушуын ишетмәгән ләгънәткә дучар булган» (И.Бунин)

*********************************************************

Участниками конкурса могут стать молодые юноши и девушки в возрасте от 15 до 35 лет, не являющиеся практикующими имамами, хазратами и учителями. Конкурс проводится в 2 тура: 1 тур – региональный; 2 тур – республиканский.

Данный конкурс поможет развитию духовного и нравственно-этического воспитания мусульманской молодежи, будущие ораторы усовершенствуют свои речевые навыки публичного выступления, смогут выразить свою активную позицию и раскрыть творческую индивидуальность.

Заявки на участие в открытом конкурсе, а также работы принимаются по адресу электронной почты: vagaz2015@gmail.com.Победителей определят до «30» декабря 2015 года.

После проведения регионального тура, признанные экспертным жюри лучшими 2 работы (1 — 3 группа), направляются для участия в республиканском туре “Конкурса” по электронному адресу vagaz2015@gmail.com. С указанием ФИО участника, номера группы, района и наименования вуза. Дедлайн — 15 января 2016 года.

Темы конкурсных работ

Тема 1: Интернет — нет в нем блага.

Тема 2: Мы перестали творить добро.

Тема 3: Ценность времени.

Тема 4: Всякое расточительство есть грех.

Тема 5: Какой он современный успешный мусульманин?

Тема 6: “Проклят тот, Кто велений Корана не слышит”. И.А. Бунин

Работы могут быть оформлены как на татарском, так и на русском языках

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.