Йә Раббым, шифа бир

molitva-dua2Бисмилләәhир рахмәәнир-рахиим.
Әлхәмдулилләhи раббил гәәләминин. Үәссаләәтү үәссәләәму гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әллихи үә әсхәбиhи әҗемәгинин.
Бүген без бик тә катлаулы, ыгы-зыгылы, ашыгыч бер чорда яшибез. Без дөнья куабыз, дөнья безне куа. Кая шулай ашыгабыз? Еглабыз, торабыз, тагын чабабыз, тәгәрәпләр китәбез. Әле яңа гына яши башлаган идек, инде менә тузып таушалып беттек. Әле бу җир авырта, әле теге җир сызлый. Табибларга барасың, дарулар аласың акча биреп дәваланасың, файдасы юк. Чөнки җанның тынычлыгы, дөньяның матурлыгы,тормышның рәхәтлеге чирнең шифасы Аллаhы тәгаләдән генә.

Аның барлыгын, берлеген, бөеклеген, бөтен галәмне барлыкка китерүче Зат икәнен, Аның көдрәтле икәнен, никадәр алданрак белсәк, ихлас белән чын куңелдән аңа ышансак, ничек яхшы икәнен үзебез дә сизәрбез, җаныбыз белән тоярбыз да сәҗдәләргә китеп шөкер итәрбез. Ул искиткеч рәхмәтле, көч-күәтле hәм безне барча зарарлы нәрсәләрдән саклый. Безгә җир йөзенә сынау өчен, җәннәткә әзерләнер өчен генә җибәрелгән бәндәләрдән бары тик, үзенең кушканнарын үтәү, тыйганнарыннан тыелу гына кирәк. Шуңа ирешкән Аллаh колы булыр. Бу бик зур дәрәҗә.
Аның: сакланганны саклармын, бәндәмне чир белән дә сынармын дигән вәгъдәсе бар. Чире дә, дәва–шифасы да бары тик Аллаhыдан. Чирен бирә икән, шифасын да, сәбәпчесен дә бирә. Эзләргә, табарга кирәк. Әлбәттә бары тик Үзеннән. Үзенең сүзләре — изге китабы Корьъәннән. Сәламәтлек — иң зур байлык дибез. Ул – акчага сатып алынмый. Ул безгә әманәт итеп бирелә. Без аны сакларга тиеш. Аллаhның илчесе олуг Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мөстафа әйтә: «Әй әдәм балалары, чирләрегезне дәвалагыз, Аллаhы Тәгалә чир яралтты икән, шуның белән бергә аның шифасын да яралтты. Бер генә чирнең дәвасы юктыр, ул картлыктыр»,- диде.
Газиз дин кардәшләрем, булган сәламәтлекләребезне саклап, Аллаhның биргәненә шөкерәнә кылып яшәсәк иде. Шушы бер мизгел генә булган дөньядан мәңгелеккә күчкәндә иманыбызны юлдаш итеп, Аллаhының җәннәтләрендә очрашуыбызны насыйп итсә иде. Әмин.
Нәҗибә Мифтахова, Азнакай районы Буралы авылы

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.