Зәңгәр мәчеттә балалар Сабантуе үтте

khmd_8mwTzs Узган атнада Азнакай шәһәренең барлык мәчет-мәдрәсәләрендә чыгарылыш кичәләре уздырылды. Аларның иң зурлап үткәркәрелгәне мөгаен шәһәребезнең Зәнгәр мәчетендә булгандыр. Чөнки биредә балалар өчен Сабантуй гөрләде. Бу чараларда балалар үзләренең ел буена алган гыйлемнәрен күрсәтеп — Коръән сүрәләре укыды, театральләштергән тамашалар куйды, соңыннан бергәләп күңел ачты.

Шәкертләрнең мөгаллимәсе Гөлшат Шайхулова сүзләренчә балалар мәчеткә бик теләп йөриләр, бер-берсен уздырырга тырышып укыйлар алалар. “Әти-әниләр дә дин гыйлеменә битараф булмасыннар иде, балалар белән бергәләп укырга килсеннәр иде, чөнки дини белемнәр кешене чын-чынлап бәхетле итә” диде безгә Гөлшат ханым.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.