Зәңгәр мәчеттә чыгарылыш кичәсе үтте

IMG_2015-04-24_200958 24 апрель көнне Азнакай шәһәренең Зәңгәр мәчете каршында урнашкан “Әсләм” башлангыч дини гыйлем бирү мәдрәсәсенендә уку елын тәмамлау кичәсе уздырылды.
Кичәдә республиканың көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Марданшин белән Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин катнаштылар.
Мәдрәсәнең кичке бүлегендә 90 якын шәкерт, якшәмбе балалар бүлегендә 22 шәкерт гыйлем алдылар. Быел мәдрәсәне 11 шәкерт тәмамлады. Аларга тәмамлау турында шәһадәтнамәләр тапшырылды. Зәңгәр мәчет имам хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов аларны мәдрәсәне бетереп чыгулары белән котлап, “Гыйлем алу бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз” булуын искәртеп, укуларын моның белән генә туктатмыйча дәвам итүләрен һәм дин гыйлемнәрен үзләре дә таратырга тиеш булуларын искәртеп нәсыйхәтләрен бирде.
Марат хәзрәт Мәрданшин тантанага килгән барлык шәкертләргә һәм кунакларга тәэсирле вәгазен сөйләде, сорауларга җавап бирде.
Якшәмбе мәктәбендә гыйлем алучы балаларның уку елы 17 май көнне балалар сабантуе белән тәмамланыр дип көтелә, әлеге чарага Азнакай шәһәре һәм районы авыллары мәчетләренә йөрүче балалар килүе көтелә.

Гөлшат Шәйхулова, Зәңгәр мәчет мөгаллимәсе

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.